+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
29 сентябрь 2017, 12:49

Котелок, рюкзак, палатка

Туристмын дигән туристны авыр рюкзак та, походлар да, кәрәзле элемтә һәм төрле уңайлыклар булмау да куркытмый, чөнки аны алда авыр булса да, кызыклы маршрут, яңа ачышлар, төнге учак һәм саф һавада каты йокы көтә. Менә шуның өчен туризмга баралар да.

- Һөнәремне, балаларны, походларны, табигатьне яратам, - дип башлады сүзен район балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясенең өстәмә белем бирү укытучысы Алёна Григорьевна Прокудина.

2001 елда Салават педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң, ул Алёшкино һәм Гавриловка авылларында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. 2003 елдан турстанциядә хезмәт сала, түгәрәкләр алып бара.

- Балаларны походаларга йөртергә яратам. Авыр шартларда яшәргә, төрле экстремаль хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәтәм. 8-15 яшьтәге балалар өчен туризм-крайны өйрәнү түгәрәге алып барам. Алар занятиеләргә зур теләк белән йөри һәм аларга бу бик ошый, - диде Алёна Григорьевна.

Әңгәмәбез ахырында ул коллегаларын Бөтендөнья туристлар көне белән котлады һәм аларга яңа ачышлар, кызыклы маршрутлар һәм рюкзак тулы бәхет, ә калганнарның барысына да походларга йөрүләрен, ялның нәрсә икәнен онытмауларын теләде.

Гәрәй ХАЛИТОВ.

Автор фотосы.
Читайте нас: