+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
29 сентябрь 2017, 12:47

Салкын су белән коена

Күнегүләр, салкын су белән коенуның файдасы турында Зинаида Манзурова кешедән ишетеп кенә белми. Бу процедуралар - аның өчен көндәлек чыныгу гына түгел, ә зур канәгатьлек тә.

Күнегүләр, салкын су белән коенуның файдасы турында Зинаида Манзурова кешедән ишетеп кенә белми. Бу процедуралар - аның өчен көндәлек чыныгу гына түгел, ә зур канәгатьлек тә.
Иртәнге күнегүләрне ул күптәннән ясый башласа, су белән елдан артык кына коена әле.
- Кемнеңдер салкын су белән коенуы турында әллә ишеттем, әллә укыдым, хәзер хатерләмим дә инде. Кешеләр шөгыльләнгәч, ихтыяр көчем җитәрме, юкмы дип, мин дә эшләп карарга булдым. Башта чүмечләп кенә коендым, бер атнадан суны үземә чиләкләп коя башладым. Шулай итеп бу шөгыльгә тартылдым. Хәзер 2-3 тапкыр коенам һәм шундый канәгатьлек кичерәм! Ышансагыз ышаныгыз, шулай чыныга башлаганнан бирле томаулаганым да, суык тиеп тә, грипп белән дә чирләгәнем юк, - ди ханым.
Моннан тыш, Зинаида Афанасьевна тән өчен тибет гормональ гимнастикасы белән дә мавыга. “Яхшы ярдәм итә, организм да бу күнегүләргә күнегә”, - ди ул. Бу мөлаем ханым үзенең иммунитетны ныгыту сере белән дә уртаклашты:
- Һәр көн иртән ач карынга бер стакан җылы суга бер аш калагы бал салып эчегез, - диде ул.
Читайте нас: