- Авыл беткән очракта да, беркайда да китмәячәкбез, шунда яшәргә калачакбыз. Шәһәрдә нишләмәк кирәк? Ә монда үз ихатаң, хуҗалыгың, кичләрен йолдызларга карап сокланам, - ди Юлдаш авылыннан Рәзилә Атҗитәрова.
Туган җирләренә тугры кешеләр белән сөйләшү һәрвакыт рәхәт – алар авыл тоткысы һәм шундый кешеләр булганда авыл яшәячәк.
Икесе дә шушында туып-үскән, ныклы гаилә корган. Һәм менә инде егерме елдан артык алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, иңгә-иң терәшеп яши.
Рәзилә белән Миңлебулат 1995 елда өйләнешә. Ире – тракторчы-водитель, хатыны- повар-кондитер һөнәре үзләштергән. Миңлебулат - “Урал” колхозында, аннары төрле эштә хезмәт сала. Тормыш иптәше бер ел мәктәптә повар булып эшли. Әле өйдә. Өлгер яшь пар авырлыклардан куркып тормый, тормышларын баштан башлап, барысын да үз көчләре белән таба. Җыйган акчаларына иске генә йорт сатып алалар һәм анда капиталь ремонт эшлиләр. Хәзер ул бар уңайлыклары булган зур, иркен йорт.