-8 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
24 октябрь 2017, 14:28

Бергә-бергә гомергә

Булачак тормыш иптәшен Вахит Миңлегали улы Әминев (Бала-Чытырман авылы) борынгы йола буенча урлап алып кайта. Еллар үткәч тә Флүрә Миннияр кызы бу көнне җылылык белән искә ала.

Булачак тормыш иптәшен Вахит Миңлегали улы Әминев (Бала-Чытырман авылы) борынгы йола буенча урлап алып кайта. Еллар үткәч тә Флүрә Миннияр кызы бу көнне җылылык белән искә ала.
Бу матур парны авылдашлары тыйнак, тырыш кешеләр буларак белә. Вахит Әминев хаклы ялга чыкканчы “Пугачев” совхозында хезмәт сала. Җиденче сыйныфтан соң чөгендер үстерүдә катнаша, кичләрен мәктәптә механизаторлыкка укый. Берничә ел чәчүдә, уңыш җыюда һәм җир сөрүдә катнаша. Булдыклы, җаваплы яшь егетне җитәкчелек совхозның сөтчелек фермасы мөдире итеп тәгаенли, монда кышкы чорда 80нән артык кеше эшләгән һәм бик күп мал асралган. Аннары келәт мөдире итеп куялар.
Флүрә Миннияр кызы Стәрлебаш районының Кабыккуыш авылында туып- үсә. Вахит Миңлегали улы анда еш кына апасына кунакка барып йөргән була. Чибәр, тыйнак кызны ул бер күрүдән ошата. Ә инде ике йөрәк бер-берсеннән башка яши алмаячагын аңлагач, яшь егет сөйгәнен туган якларына алып кайтып китә. Алар 1967 елның 26 сентябрендә никахлаша.
Яшьләр башта Вахит Миңлегали улының абыйсы бүлгән зур булмаган өйдә яши. Арытабан гаилә башлыгы туганнары ярдәме белән иркен йорт салып керә. Монда аларның бер-бер артлы дүрт уллары дөньяга килә. Флүрә Миннияр кызы уңган хуҗабикә була, балаларына һәм иренә карата игътибарын жәлләми, йортларын һәрвакыт тәртиптә тота. Өстәвенә, бик күп еллар “Пугачев” совхозында хезмәт сала. Тормыш иптәше кебек үк шушы хуҗалыктан хаклы ялга китә. Хәзер ул ислам диненең бар кануниятен үтәп гомер итә.
Әминевларның яхшы тәрбия алган балалары лаеклы кешеләр булып үсә. Өлкән уллары Азат “Азат” җәмгыятендә бухгалтер булып эшли, икенче уллары Илшат, кызганычка каршы, бакыйлыкка күчкән. Өченче уллары Фәнис, гаиләсен тәэмин итү өчен, Себер якларына йөреп эшли. Ә кече уллары Флүз Күмертау шәһәрендә гомер итә, вертолет заводында хезмәт сала. Барысы да үзләренә лаеклы пар сайлаган, алар әти-әниләренә игътибарлы, балалар тәрбиялиләр, уңышлы хуҗалык алып баралар, сәнәгатьтә тырышып эшлиләр. Вахит Миңлегали улы белән Флүрә Миннияр кызы бай дәү әти-дәү әни дияргә мөмкин - аларның алты оныгы бар.
Илле ел бергә яшәү дәверендә алар бер-берсенә булган ихтирамны югалтмаган. Аларның тату гаиләсендә элеккечә җылы, игътибарлы мөнәсәбәт саклана. Балалары әти-әниләре өчен өзелеп тора. Туган йортларына кайтып, ярдәмләшеп торалар. Шушы юбилейлы елларында да аларны игътибарсыз калдырмаганнар.
Вахит Миңлегали улы белән Флүрә Миннияр кызын уллары, киленнәре, оныклары 50 ел бергә гомер кичерүләре белән чын күңелдән тәбрик итә. Аларга сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм тагы да бик күп еллар бәхетле гомер кичерүләрен тели.
Читайте нас: