+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
31 октябрь 2017, 17:05

Исеме җисеменә тап килә

Шәхси эшкуарлар һәрвакыт хәрәкәттә, эштә, нинди дә булса яңалык эзләүдә. Гелән “тәгәрмәч өстендә” дигән сыман. Безнең әңгәмәдәшебез Виктор Федорович Блинников та шулай ук, бары тик кичке смена белән чираттагы товар партиясен илткән арада гына безнең белән сөйләшергә вакыт тапты.

- Виктор Федорович, бу чаклы май бер сменада алынган күләмме?- дип сорыйм биш, өч, литр ярымлы шешәләр салынган төргәкләргә күрсәтеп.

- Юк, әлбәттә. Май чыгару станогы тәүлегенә 1,5 тонна май җитештерә. Ә монда бер заказ партиясе генә – ярты тоннадан чак кына артыграк. Бу куәтле станокны мин 2010 елда Украинадан яздырып алдым. Цехны 2011 елда эшләтеп җибәрдем.

- Җитештерү чималын сатып аласызмы, үзегез үстерәсезме?

- Әйе, чималны, ягъни көбагышны, сатып алам. Ике келәтем бар. Анда еллык запасны салып куярга була. Шулай эшлим дә. Җир эшкәртү белән шөгыльләнмим.
Читайте нас: