+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
3 ноябрь 2017, 12:42

Пар аккошлар каршы ала

Ирле-хатынлы Биккуловлар (фотода) ихаталарындагы капкаларын үзенчәлекле һәм бик матур итеп бизәгән. Алар озак еллар Федоровка авылының Клара Цеткин урамында гомер кичерә.

Ирле-хатынлы Биккуловлар (фотода) ихаталарындагы капкаларын үзенчәлекле һәм бик матур итеп бизәгән. Алар озак еллар Федоровка авылының Клара Цеткин урамында гомер кичерә.

Ихатаны үзенчәлекле итеп бизәү хуҗабикә - Елизавета Трофимовнаның идеясе. Аңа тормыш иптәше Николай Кыяметдин улы ярдәмгә килгән –пластик шешәләр капкачларын төсләргә аерып, капкага кагып чыккан.

Иң беренче гараж капкасында Кыш Бабай сурәте барлыкка килә. Оныклары сокланып бетә алмый. Хезмәт җимешләрен күреп дәртләнгән әби белән бабай иҗади эшен дәвам итә.

Берникадәр вакыттан соң, Биккуловлар ихатасына кергән һәркемне пар аккошлар каршы ала.

- Бу патша белән патшабикә, аларның башларында таҗлары да бар, - дип күрсәтте Николай Кыяметдин улы. - Ә янәшәдәге капкада безнең ышанычлы сакчы–этебез.

Менә шундый матурлыкны Биккуловлар юк кына нәрсәдән бар иткән, монда аларга фантазия һәм тырышлык ярдәмгә килгән. Искиткеч матур!

Арытабан да Биккуловларның яңа сурәтләрен күрергә өметләнәбез һәм аларның матур булачагына һич кенә дә шикләнмибез.
Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.
Фәнис АКЧУРИН фотосы.

Читайте нас: