-10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
24 ноябрь 2017, 12:38

Ана – иң назлы, иң кадерле кеше

Башкорт телендә әни сүзе “әсәй”, мордвача - “авай”, чувашча - “анне” дип тәрҗемә ителә…

Ксюша белән Егорга әниләре янында шундый рәхәт.
Ксюша белән Егорга әниләре янында шундый рәхәт.
Башкорт телендә әни сүзе “әсәй”, мордвача - “авай”, чувашча - “анне” дип тәрҗемә ителә…Тик нинди генә телдә аралашсак та, аңардан җылылык, наз һәм яхшлык бөркелә, ул чынлап та тылсымлы. Җир йөзендәге иң кадерле кеше исемен йөртүчеләрнең берсе турында барачак бүгенге сүзебез.
Дедово авылы читендә Наумовларның кечкенә генә, әмма караулы, матур йорты тора. Өй эченә керү белән нидидер җылылык бөркелә, яхшы мөгамәләгә көйләнәсең. Монда үзенең биш баласы белән Елена Наумова яши.
Ханым Новотроицкое авылында туып-үсә. Һөнәре буенча ул – машина төзү технологы, Салават каласының 72нче һөнәрчелек лицеенда белем алган, әмма алгын белгечлеге буенча эшләргә туры килмәгән: урындагы колхозда дуңгыз, бозау караучы, мәктәптә вахтер булган. Хәзерге вакытта авылда эш булмау сәбәпле, йорт хуҗабикәсе.
Өендә дә мәшәкатьләре җитәрлек. Аш бүлмәсендә зур мич игътибарны үзенә җәлеп итеп тора, аны көненә берничә тапкыр ягарга кирәк. Хуҗабикәләрнең күпчелеге ничек итеп мичкә утын ягуны белмиләрдер дә, мөгаен. Абзарда да эш җитәрлек: дуңгызларны, тананы ашатырга кирәк. “өченче ел атыбыз да бар иде әле, аны мотоблокка алмаштырдык, ул ашарга сорамый бит”, - дип елмая хуҗабикә.
Гаилә башлыгы Михаил Николаевич сөекле ир һәм яраткан әти була, якыннары бернинди дә мохтаҗлык кичермәсен өчен, беркайчан да эшсез утырмый. Салават, Мәскәү шәһәрләренә акча табарга йөргән, Стәрлетамак ТЭЦда эшләгән. Тик өч ел элек бу гаиләгә кайгы килә - ул вафат була. Авыр югалтуны үткәреп җибәрергә туганнары һәм якыннары ярдәм итә, әмма анага – балалары, балаларга – аналары иң зур терәк була.
Наумовлар 1996 елда бала тудыру йортыннан ал тасма белән бәйләнгән беренче “бәхет төенчеген”алып кайта. Елена Николаевна бу чорны дулкынланып искә ала. Менә шушы вакытта күп балалы ана булу хыялы туа да инде, аның бала туу шатлыгын күп тапкырлар кичерәсе килә. Өстәвенә, әнисенең дә биш баласы бар, каенанасы да алты бала анасы, абый-апаларының да балалары аз түгел.
Бүген “Ана даны” (2011 елда тапшырганнар) медале хуҗасы балалары белән горурлана ала. Олы кызы Кристина Күмертау педагогия көллиятен тәмамлаган, мәктәпкәчә белем бирү белгечлеге алган. Хәзерге вакытта Ырынбур шәһәрендә яши һәм белгечлеге буенча эшләп йөри. Ике атнага бер тапкыр әнисе янына кайтып, гаилә җылысын һәм назын тоеп, әнисенә хуҗалыкта ярдәм итеп китә.
Уртанчы уллары студентлар: Андрей Салават механик-төзелеш көллиятендә - эретеп ябыштыручы, Костя – Ишембай нефть көллиятендә торба салучы һөнәрен үзләштерәләр. Ял көннәре якынлашу белән алар әниләре янына ашыга. Аңа хуҗалыкта ир-ат кулы җитешмәвен бик яхшы аңлый. Ксения – тугызынчы, ә Егор икенче сыйныфта укый, әниләрен яхшы билгеләре белән шатландыралар.
Бәйрәм алдыннан Елена Николаевна район хатын-кызларын Әниләр көне белән котлый. “Барысына да ныклы сәламәтлек һәм сабырлык телим. Ана хезмәте – авыр һәм фидакарь, әмма балаңның күзләрен, кечкенә кулларын күрү белән, болар барысы да онытыла. Аллыһы Тәгалә сезгә күп бала насыйп итсен, чөнки аннан да олы бәхет юк”, - диде ул.
Без дә Елена Николаевнаны котлыйбыз һәм гаиләдә муллык һәм иминлек телибез. Балаларыгызның сөю хисе Сезне җылытсын, аларның хәстәре тормышыгызда ярдәм итсен.
Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: