+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
24 ноябрь 2017, 12:30

Әни булу нинди зур бәхет!

Балаң турында кайгыртып, аның көннән-көн үсүен күрү, кечкенә генә уңышларына сөенү – хатын-кыз өчен иң зур бәхет. Баланың самими елмаеп каравы яки “Әнием!” – дип дәшкән һәм иркәләнеп куеныңа сыенган вакыттагы хисләрне сүз белән генә әйтеп аңлатырлык түгел.

Балаң турында кайгыртып, аның көннән-көн үсүен күрү, кечкенә генә уңышларына сөенү – хатын-кыз өчен иң зур бәхет. Баланың самими елмаеп каравы яки “Әнием!” – дип дәшкән һәм иркәләнеп куеныңа сыенган вакыттагы хисләрне сүз белән генә әйтеп аңлатырлык түгел.
Федоровка авылыннан Дәүләтшиннар гаиләсендә булганда без дулкынландыргыч күренеш күзәттек. Кечкенә генә Гөлназ биләү өстәлендә әнисенең назлы кулларына иркәләнеп ята бирде. Яшь ананың бәхетле булуы күзләреннән күренеп тора. Менә шундый аралашудан аларның икесе дә бәхетле. Диана белән Марат ике сабыйга әти-әни булган. Аларның зур кызлары Алия балалар бакчасына йөри. Ул аралашучан, ярыйсы гына үзаллы һәм кечкенә сеңелесе янында үзен олы кеше итеп хис итә. Аңа иркәсе янында булу, аның белән аралашу ошый. Өч яшьлек кыз әти-әнисен иркәсенә бер дә көнләшми. Көйсез генә Гөлназ үзенә күп игътибар таләп итә. Әле аңа өч ай. Ул күңеленә хуш килгән кешегә ягымлы елмаю бүләк итә.
Тәҗрибәле әни буларак, Диана бала карауның бөтен нечкәлекләрен белә. Баланың елавыннан аның нигә көйсезләнүен аңлап тора. Яшь ханым даруханә яки кибеттән алынган төрле химиягә караганда, табигый, халык чараларына өстенлек бирә. Ул ана сөтенең дә бала организмы өчен файдалы булуын яхшы аңлый. Массаж, су процедуралары, саф һавада йөрүләр сабый тормышында мотлак. Балалар бүлмәсен һәм бар өй эчен Диана тәртиптә һәм пөхтәлектә тота, даими рәвештә бүлмәләрне җилләтә. Ике кызына да вакытын тигез бүлергә тырыша. Аларның икесенә дә наз һәм игътибар кирәк. Чөнки бала өлкәннәрнең кәефен һәм мөнәсәбәтен яхшы сизә. Ананың бар кичерешләре дә күкрәк баласында чагыла.
Декрет ялы – ул бар вакытыңны балаң белән генә үткәрү, дигән сүз түгел. Ул йорт-кураны җыештыру да, кер юуу да, аш-су әзерләү дә һ.б. Диана боларның барысына да өлгерә. Өстәвенә, аңа яраткан тормыш иптәше ярдәм итә. Яшь гаиләдә мәхәббәт һәм аңлашучанлык хөкем сөрә. Ә кечкенә Алия белән Гөлназ аларны шатландырып тора.
Читайте нас: