+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
12 декабрь 2017, 16:38

Кешегә ярдәм итү - изге бурычы

- Безнең авыл докторы Зилә - үз эшенең остасы, - диде пациентларының берсе, пенсионерка Гөлнур Әлимгуҗина, безнең Батыр авылының ФАП фельдшеры Халитова Зилә Миннияр кызы турында язарга теләвебез турында белгәч.

- Безнең авыл докторы Зилә - үз эшенең остасы, - диде пациентларының берсе, пенсионерка Гөлнур Әлимгуҗина, безнең Батыр авылының ФАП фельдшеры Халитова Зилә Миннияр кызы турында язарга теләвебез турында белгәч. – Сәламәтлегебез торышын тикшерә, кан басымын үлчи, дөрес итеп тукланырга өйрәтә. Берәрсе чирләп китсә, кар-яңгыр дими, көн-төн дими килеп җитә. Бик игелекле, игътибарлы һәм ачык күңелле ул.

Кешенең тормышта үз юлын табуы шушы түгелмени?

Ышанычлы медицина хезмәткәре – авылда бар кешегә дә кирәкле һәм әһәмиятле кеше, аңа үзенә ышанып тапшырылган сәламәтлек, кайчак гомере өчен җаваплы булырга туры килә. Зилә Миннияр кызы ФАПка килүчеләрне кабул итә, яшь әниләргә ярдәм итә, ашыгыч ярдәм күрсәтә һәм табиб күрсәтмәләрен үти, авыруларның өйләренә бара, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау белән шөгыльләнә. Бу эш каты бәгырьле кешеләр өчен түгел, чөнки аның хезмәт көне еш кына сигез сәгатьтән артып китә. Авыруларны кабул иткәндә, ФАП мөдире барыннан да элек аңа килгән кешене игътибар белән тыңлый, аннары тиешле дәвалауны билгели. Бу вазыйфа аны җиңел булмаган, әмма кирәкле эшендә универсаль белгеч булырга мәҗбүр итә.

Зилә Миннияр кызы Әтәч авылында туып-үсә. Урындагы мәктәп сигезьеллык кына булганлыктан, аңа арытабан Динес авылында укырга туры килә. 1982 елда Салават медицина училищесының шәфкать туташы факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Федоровка район дәваханәсендә башлый, практикасын да шунда үтә. 1986 елда Батыр авылы егетенә кияүгә чыга һәм 1988 елдан урындагы ФАП мөдире булып эшли башлый (тиздән 30 ел була!). Һәр пациенты өчен кайгыра һәм авыруның тизрәк терелүе өчен кулыннан килгәннең барын да эшли. Бүгенге көндә аның карамагында 401 кеше, көненә ул 15ләп, кайчак 20дән дә артык пациентны хезмәтләндерә.

- Мин һәр авылдашымның сәламәтлеге торышы, аларның организмының ничек эшләве турында беләмдер, мөгаен. Аларга шәхси караш табарга тырышам. Балалар кимегәннән-кими. Авыл елдан-ел картая, ә картлык бар җирдә төрле чир баш калкыта. Безнең авыл халкы изге күңелле, тату, бер-берсенә ярдәм итеп яши. Алар авырмасын, тизрәк терелсен дип тырышам, - ди авыл докторы.

Авылда медицина хезмәткәре күп нәрсәне белергә тиеш. Чөнки район үзәгеннән педиатр һәм терапевт авылга аена бер тапкыр гына килә, ә калган вакытта ул теге яки бу медицина ярдәме күрсәтү турындагы карарны үзе кабул итә.

Озак еллар намуслы хезмәте, чирлеләргә карата игътибарлылыгы белән Зилә Миннияр кызы авылдашлары ихтирамын яулаган. Аның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бихисап. Ул 1985, 1986 елларда коммунистик хезмәт ударнигы, Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау отличнигы була.

Мәкаләм героинясы тату гаиләсе булуы белән бәхетле, язмышыннан канәгать. Ире Рифат Муллагали улы газ җиһазлары слесаре булып эшли. Балачакларында оста көрәшчеләр булган уллары инде буй җиткән. Өлкән улының үз гаиләсе бар, ике кыз тәрбияли. Ә кече уллары – БДУ студенты. Әйткәндәй, аларның әниләре актив җәмәгать эшлеклесе дә, авылда үткәрелгән һәр чарада катнаша. Озак еллар хатын-кызлар советы составында була, хәзер – урындагы “Ағинәйҙәр” клубы әгъзасы.

Тырыш Халитовларның бар уңайлыклары булган зур йортлары, ихатада мал-туары һәм кош-кортлары бар. Җәен аларның бакчасы шау чәчкәгә күмелә.

Шушы көннәрдә авыл табибы юбилеен билгели. Бу һәр хатын-кызның тормышында үзенчәлекле, мөһим вакыйга. Әмма шушы мөлаем, чибәр, нәзакәтле ханыма карап, аны дәү әни һәм медицинада утыз елдан артык хезмәт сала, дип кем әйтер.

Медицина хезмәткәрләре – Җирдәге фәрештәләр. Бу бер арттырусыз! Коткаралар, терелтәләр, өмет бирәләр. Зилә Миннияр кызына тәҗрибәсе һәм белеме кешеләрне дәвалауда ярдәм итсен. Балаларыгызны, оныкларыгыз һәм авылдашларыгызны куандырып, бәхетле һәм озын гомер кичерегез, чөнки сез кешеләргә бик кирәк.

Алсу МАРАТОВА.

Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: