Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
15 декабрь 2017, 16:24

Сөйлә, Әни...

“Бүген хәтерләүләр көне булсын, Сөйлә, Әни, үткәннәреңне.Яшьлегеңдә күреп, карап туялмаслык,Бер чибәр кыз булганыңны”, - дип эндәшәбез, әлеге көндә исән-имин, өйнең яме, коты булып, Коралачык авылында туып – үскән, шунда төпләнеп, озайлы гомер кичерүче Ризида Каюм кызы Мөстәкыймовага без, аның кызлары.

“Бүген хәтерләүләр көне булсын,

Сөйлә, Әни, үткәннәреңне.

Яшьлегеңдә күреп, карап туялмаслык,

Бер чибәр кыз булганыңны”, - дип эндәшәбез, әлеге көндә исән-имин, өйнең яме, коты булып, Коралачык авылында туып – үскән, шунда төпләнеп, озайлы гомер кичерүче Ризида Каюм кызы Мөстәкыймовага без, аның кызлары.

Алдындагы тырысында (кәрзиндә) төрле төстәге йон, мамык йомгаклары, кулында һаман бәйләме. Тормышында аның ничәмә-ничә мондый йомгаклар уралган да, ничәмә-ничәсе сүтелгән икән? Хәтирәләр дә шул йомгаклардай сүтелә, тәгәри...

Безнең әниебез 1927нче елда Коралачык авылының дәрәҗәле укытучысы Ибраһимов Каюм гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Бабабыз Каюм Хабибрахман улының сугышка китүен эзмә-эзлекле итеп, әтисен сагынып искә алып, сөйли әни истәлекләрен. Тик ул кайтмый, сугыш яланында ятып кала. Бу хакта мәктәп музеенда да бик күп хәтирәләр саклана.

Әниебез сигезенче сыйныфны 1942нче елда тәмамлый. Унбиш яшьлек кыз районыбызның Кузьминовка авылында сугыш чорында ачылган балалар йортында хезмәт юлын башлый. Унынчы сыйныфны ул бары бөек җиңүдән соң гына тәмамлый.

Ниһаять, ир-егетләр фашист илбасарларын җиңеп, берәм-сәрән туган якларына кайта башлыйлар. Безнең булачак әтиебез Вәлиәхмәт тә шулар арасында.

Дөнья җайланып киткәндәй була. Яшь гаилә үзләренчә яши башлый: әти иген игә, әни басуда, ындырда эшли. Бер-бер артлы биш балага гомер бүләк итәләр. Аларны тәрбияләүгә күп көч салалар. Хәзерге көндә дүртебез исән, һәркем үз гаиләсе белән яши. Әниебезнең 8 оныгы һәм 8 туруны бар. Җәен без, балалары, аның янындабыз. Оныклары белән ул кош-корт үстерә, бар эшләрнең уртасында кайный.

Олы кеше өчен аралашу мөһим, шуңа да, күрше – күлән, кайткан - киткән белән сөйләшеп сүзе бетми аның. Гәзит – журнал укып, яңалыклардан да читтә калмый, кәрәзле телефон аша һәрдаим бәйләнештә торабыз – шундый заманча әби әле ул безнең әниебез.

Ветеранның тол хатыны буларак, шәһәрдә бирелгән фатир өчен рәхмәт әйтә ул хөкүмәтебезгә. “Үзе генә рәхәтен күрә алмады, мәрхүмкәй”,- ди әтиебез турында, күз яшьләрен сөртә-сөртә, өзгәләнеп. Әлеге көндә авылда зарланмыйча, тыныч тормышка шөкер итеп, 1978 елда бу йортка килен булып төшкән Гөлия белән бергә матур гына яшәп ята безнең әниебез. Ходай Тәгалә аңа ныклы исәнлек бирсен, авырмыйча, озын озак, кадер – хөрмәттә бик күп еллар гомер итсен, дип телибез.

Әни! Нинди генә теләкләр теләсәк тә, нинди генә сүзләр әйтсәк тә, синең җирдә кылган изгелекләрең, синең бу тормыштагы сабырлыгың, безгә булган сөю - назың, кешеләргә ярдәмең бәяләп беткесез иксез – чиксездер. Боларны түләп тә, кире кайтарып та бетә алырлык түгел. Барысы – барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Бу матур, 90 яшьлек юбилей көнеңдә сәламәтлек, саулык, озын гомер телибез, кадерлебез, сиңа. Кайгы күрмә, кадер – хөрмәттә яшә дә яшә әле, Әни!

Кайтсак, сөенеп безне каршы аласың,

Озатып каласың ап-ак юл теләп.

Йөрәк җылың, изге теләкләреңне

Һәрберебезгә өләшәсең бүлгәләп.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк синең хөрмәткә,

Аяз булсын мәңге күңел күгең –

Без калабыз шушы теләктә.

Шушы изге теләкләр белән кызларың Тәнзилә, Гөлшат, Альфира, киленең Гөлия, барыбызның да гаиләсе, балалары исеменнән Сургут каласында яшәүче кызың Альмира.

(5028)
Читайте нас в