Әтиебез Селиверстов Николай Ивановичка 17 декабрьдә 80 яшь тула. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бер генә дә эшсез тора алмый, таң әтәчләре белән бергә уяна да, җиң сызганып эшкә керешә: мал-туарын, кош-кортын карый.
Без, барлык балалары: “Нигә үзеңне болай яфалыйсың, күбрәк ял ит”, - дибез. Ә ул: “Юк, мин тик ятсам, берәр җирем авырта башлый. Болай малларны карарга кирәк, авырткан җирең дә онытылып китә”, - дип кенә җаваплый.
Николай Иванович белән әниебез Мира Гавриловна менә инде алтмыш елга якын иңгә-иң терәп яши. Шатлыгы да, кайгысы да уртак. Тик менә алты ел элек барлык йорт мәшәкатьләре дә диярлек әтиебез иңенә төште. Аның сабырлыгы һәм хәстәрлеге аркасында әниебез исән, әтиебез аның күңелен күрергә, авыруларын оныттырырга тырыша.
Юбилярыбыз җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Маячный поселогында тракторчы һөнәрен үзләштерә, аннары МТСта тракторчы ярдәмчесе булып хезмәт юлын башлый. Хатыны белән сөйләшеп, Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына механик-электрик белгечлегенә читтән торып укырга керә. Аннары практика үтәргә кирәк була. Вакытыннан алда белем алу турында диплом алу һәм хезмәт эшчәнлеген туган авылында гаиләсе белән дәвам итү өчен, Николай Иванович КПСС үзәк комитетының беренче секретаре Никита Сергеевич Хрущевка проблемасын белдереп хат яза. Тиздән секретариаттан уңай җавап килә. Ул имтиханнарын уңышлы тапшыра һәм башкалардан алда диплом алып кайта. Техникумны тәмамлаганнан соң, республиканың күп кенә авылларына ут үткәрү белән шөгыльләнә.
Аннары дүрт елга якын Дедово һөнәрчелек училищесында укыта. Соңыннан партия аны М. И. Калинин исемендәге колхозга (Кузьминовка авылы) парторг итеп җибәрә, анда ул үзенә ышанып тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкара.
Районда “Союзпечать” белән җитәкчелек иткәндә, әтиебез гәзит-журналларга карата район халкында кызыксыну уятуга, язылучылар санын арттыруга ирешә.
10 елдан артык Федоровка коммуналь хуҗалыгы белән җитәкчелек итә. Бу тынгысыз хуҗалыкта казанлыкларны да, суүткәргечләрне дә, мунча һ.б. хезмәтләндергәннәр. Монда ул Федоровка халкының көнкүрешен һәм тормыш шартларын яхшырту өчен кулыннан килгәннең барын да эшләргә тырыша.
Хаклы ялга чыгар алдыннан берникадәр вакыт “Башводмелиорациядә” хезмәт салды. Бар җирдә дә намуслы эшләде әтиебез.
Югары эш нәтиҗәләре һәм тырыш хезмәте өчен күп кенә бүләкләр белән билгеләнде, шул исәптән “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән дә.
Тик бүгенге көндә кадерле әти-әниебез өчен иң мөһиме – аларның якыннары. Николай Иванович белән Мира Гавриловнаның өч улы, өч килене, дүрт оныгы һәм дүрт туруны бар. Әле бу чик түгел. Улларының өчесенә дә югары белем алырга ярдәм иткәннәр һәм алар төрле өлкәләрдә лаеклы хезмәт сала. Без инде күптән туган оябызны калдырдык. Әмма туган йортыбызда әти-әниебезнең безне өзелеп көтеп торуын яхшы беләбез һәм шунлыктан һәрвакыт бергәләп кайтып йөрергә тырышабыз. Менә шунда балаларның шат тавышы яңгырый һәм янә Селиверстовларның тату гаиләсе зур табын артына җыела.
Без, барлык туганнары һәм якыннары, әтиебезне юбилее белән котлыйбыз. Һәрвакыт үз көчеңдә бул, тормыш юлыңда шатлыклар мул булсын, дип телибез.
Барлык туганнарың исеменнән улың Сергей һәм киленең Альбина Селиверстовлар.