+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
22 декабрь 2017, 11:37

Эшсөяр ханым авыл тормышын үз итә

Сез фотода күргән шушы матур, мөлаем ханым Юлдаш авылыннан Морзабаева Вәлимә Сәгыйть кызы була. Аның турында язарлык ул нәрсә эшләгән, диярсезме? Тырышлыгы, эшчәнлеге, авырлыкларны сабыр гына үткәреп җибәрә белүе, көчле рухлы булуы белән җәлеп итә ул үзенә.

Сез фотода күргән шушы матур, мөлаем ханым Юлдаш авылыннан Морзабаева Вәлимә Сәгыйть кызы була. Аның турында язарлык ул нәрсә эшләгән, диярсезме? Тырышлыгы, эшчәнлеге, авырлыкларны сабыр гына үткәреп җибәрә белүе, көчле рухлы булуы белән җәлеп итә ул үзенә.

Ул – гади авыл хатыны, дүрт бала анасы, ире Динислам белән кыз-улларын яхшы тәрбия биреп үстергәннәр. Морзабаевлар бәхетле гаилә була – яшәргә йортлары бар, балалары кечкенә уңышлары белән шатландырып тора, абзар тулы – мал-туар, кош-корт. Тик менә сигез ел элек ире Динислам абый гына чирләп, хатыны иңнәренә балаларын калдырып, бакыйлыкка күчә. Ә ул вакытта кечкенә Моратка 11 яшь кенә була. Хәзер ул Маячныйда умартачылык һөнәрен үзләштерә. Ислам аңардан өлкәнрәк, ул армиядә хезмәт итеп кайткан, Мәләвез шикәр заводында эшләп йөри. Тагы бер улы Данис Юлдаш авылында әнисе белән яши, авыр эштән курыкмый, җәен төзелештә эшли. Алар арасында иң өлкәне Зәрия – ул инде үзе ике кызга әни булган. Героиням аларга карап шатланып туя алмый. Киләчәктә ул улларын үз гаиләләре белән күрергә өметләнә. Вәлимә Сәгыйть кызы балаларына кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

«Урал» колхозы булган вакытта, Вәлимә Сәгыйть кызы бәрәннәр караган, чөгендер басуларында эшләгән һәм нинди генә эшкә кушсалар да, җиренә җиткереп башкарган. Хәзер авылда эш урыннары юк, тик оптимист ханым югалып калмаган, шәлләр һәм косынкалар, йон оекбашлар, төрле кофталар бәйли, мамык эрли, сарык йоны ала һ.б.– хаклы ялга чыкканчы вакыт бар бит әле.

- Ирем белән икебез дә шушы авылда туып-үстек, шушында өйләнештек, балалар үстердек, кая китәсең инде? Авылда яшәргә теләгән кешегә эш җитәрлек, - ди әңгәмәдәшем. – Авырлыкларны һәрвакыт җиңеп була, күңел төшенкелегенә генә бирелергә түгел, - дигән киңәш бирә ул балаларына.

Гөлфия ӘХМӘРОВА.

Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: