+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
12 гыйнвар 2018, 12:28

Фермада алыштыргысыз белгеч

Терлекчелектә бар һөнәрләр дә кирәк, әмма ясалма орлыкландыручы –техник аерым исәптә. Шушы юнәлештәге эшләренә тугры белгечләре булган хуҗалыкларда малларны ишәйтү буенча эш югары дәрәҗәдә алып барыла, яшь малларны саклап калу тәэмин ителгән, сөт һәм артым күрсәткечләре дә яхшы.

Терлекчелектә бар һөнәрләр дә кирәк, әмма ясалма орлыкландыручы –техник аерым исәптә. Шушы юнәлештәге эшләренә тугры белгечләре булган хуҗалыкларда малларны ишәйтү буенча эш югары дәрәҗәдә алып барыла, яшь малларны саклап калу тәэмин ителгән, сөт һәм артым күрсәткечләре дә яхшы.

Ясалма орлыкландыручы һөнәрен кыска вакыт эчендә өйрәнү мөмкин түгел. Монда күнекмәләр һәм белем таләп ителә, моннан тыш хайваннарны яратырга, аларны кайгыртырга, аларга көндәлек күзәтү алып барырга, шулай ук эшеңне берничә ай алдан планлаштырырга кирәк. Барлык шушы сүзләр дә малларны ясалма орлыкландыру буенча белгеч Динара Сәгыйдуллинаның үз вазыйфасына булган карашын күрсәтеп тора.

Ул егерме елга якын “Үзәк” МТСның Акбулат фермасында малчылык тармагында хезмәт сала. Белеме буенча ветеринар табиб, Динара Фәнир кызы, башта - лаборант, аннары үз белгечлеге буенча эшли, соңрак ясалма орлыкландыручы белгечлегенә укырга тәкъдим итәләр. Хәзер ханым шушы ике һөнәрне дә белеп башкара.

Аның карамагында 183 сыер һәм 90 баш яшь мал. Калган малларны терлекчеләр һәм сыер савучылар җитешмәү сәбәпле, филиалның башка фермаларына күчерәләр. Малларны ишәйтү буенча нәтиҗәле эш өчен ясалма орлыкландыру пункты бар, ул орлык саклау өчен җиһазлар һәм кирәкле инструментлар белән җиһазландырылган.

Уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен шәхси сыйфатлар да мөһим роль уйный. Мәкаләбез героинясының төп сыйфатларының берсе – тагы да яхшырак эшләргә омтылу. Еш кына ул фермада караңгы төнгәчә тоткарлана.

- Компетентлыкка минем хезмәт хакым гына түгел, ә башка кешеләрнең һәм хуҗалыкның да иминлеге бәйле, - ди Динара Фәнир кызы. – Шуңа күрә һөнәри дәрәҗәмне һәрвакыт күтәрергә: нәрсәдер укырга, районыбызга килгән белгечләр чыгышын тыңларга тырышам, чит хуҗалыкларга барам, тәҗрибәлерәк коллегаларым белән киңәшләшәм.

Динара Сәгыйдуллина - үз эшенең остасы, диләр хезмәттәшләре. Яхшы белгеч, фермада алыштыргысыз кеше, дияргә мөмкин. 2017 елның хезмәт ярышлары йомгаклары буенча Динара Фәнир кызы “Малларны үрчетү буенча иң яхшы белгеч” дип танылды. Менә шундый югары бәягә ул тырыш хезмәте белән ирешкән.


Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: