+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
12 гыйнвар 2018, 11:36

Кул эше керем китерә

Фирүзә Гатауллинаның (Рус Коры Изәге авылы) тормышка, тирә-яктагыларга, хәтта матбугат эшенә дә үз карашы бар. Күп сынаулар һәм авырлыклар кичергән ханым бар нәрсәне дә чагыштырып карый. Ул тырыш, уңган, актив, инициативалы, изге күңелле, кешеләрне хөрмәт итә, ә ялагай, комсыз кешеләрне яратмый.

Фирүзә Гатауллинаның (Рус Коры Изәге авылы) тормышка, тирә-яктагыларга, хәтта матбугат эшенә дә үз карашы бар. Күп сынаулар һәм авырлыклар кичергән ханым бар нәрсәне дә чагыштырып карый. Ул тырыш, уңган, актив, инициативалы, изге күңелле, кешеләрне хөрмәт итә, ә ялагай, комсыз кешеләрне яратмый.

Бу мәкаләдә сүз аның дөньяга карашы турында түгел, ә авыл активисты, уңган, тырыш ханым турында барачак.

Кул эшләренә ул мәктәптә укыган елларында ук өйрәнә. Башлангыч сыйныфта укыган вакытта ук әнисенә мамык аяларга һәм эрләргә, шәл бәйләргә ярдәм итә. Шәл сатып гаилә яхшы гына керем ала. Соңрак кисеп-тегәргә дә өйрәнә. Ул заманнарда кибет киштәләре буш, кием-салым, аяк киемнәре дә, азык-төлек тә дифицит була. Кем ничек булдыра, шулай көн күрә. Тегү, эрләү машиналары булган яки тегә белгәннәр якыннарын һәм танышларын кием-салым белән тәэмин иткән. Аларга көнитмеш җиңелрәк булган, әлбәттә.

- Җиденче сыйныфта укыганда гамашлар барлыкка килде. Кибетләргә алар сирәк кайтарыла иде. Ә мин аларны әниемә, апама, үземә бәйләнгән иске кофталардан тектем. Шундый җылы һәм нык булды алар, - дип хәтерли әңгәмәдәшем.

Киләчәктә дә аңа тегүче һөнәре кирәгә. Ул берничә ел тегү цехында хезмәт сала. Аңа зур тырышлык белән балаларын аякка бастырырга туры килә. Хәзер инде алар үзләре әти-әни һәм әниләрен оныклар белән шатландыралар.

Шул авыр елларда Фирүзә Рәис кызына балаларына булган мәхәббәте иртәгәсе көнгә ышаныч, тормышын яхшы якка үзгәртергә тырышуы көч бирә. Үзенең тырышлыгы, ныкышмалылыгы белән ул язмыш каршылыкларын җиңеп чыга. Аның шушы авыр тормыш этабында яраткан шөгыльләре аз булса да керем китерә һәм шатлык өсти. Фирүзә Рәис кызының тормышында чагу, матур һәм күңелсез мәлләр дә була. Аларның барысын да сөйләп бетереп булмый.

Хәзер инде хаклы ялда булгач, яраткан эшләре белән шөгыльләнергә вакыты җитәрлек. Кул эшләре остасы чигә, ыргак һәм энәләр белән бәйли, төрле әйберләр тегә, аларны еш кына чараларда оештырылган күргәзмәләрдә күрергә була. Югарыда әйтелгәнчә, ханым авылның җәмәгать тормышында актив катнаша. Ул матур итеп җырлый, бии, авылны төзекләндерү эшләрендә катнаша, авыл хатын-кызлары өчен осталык дәресләре дә оештыра, хәтта.

Фирүзә Гатауллина үз эшләрендә күбрәк чагу, матур төсләр сайлый, алар, минемчә, бар дөньяның гына түгел, ә аның эчке дөньясын да чагылдыра кебек.

Лилия ХӘМИДУЛЛИНА.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: