+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
12 гыйнвар 2018, 12:26

Талантлы кеше һәрьяклап талантлы

Башкорт телендә искиткеч матур җыр яңгырый. Кайдандыр ерактан ишетелә - кем җырлаганын тиз генә аңлап та булмый. Тирә-ягыңа карасаң, йорт каршындагы капка башында утырган малайны күрәсең, ул узып баручыларга моңлы җырларын бүләк итә, дип хәтерлиләр бүгенге мәкаләбез герое – Юлдаш авылыннан Юлдашбаев Филүзнең балачагын туганнары.

Башкорт телендә искиткеч матур җыр яңгырый. Кайдандыр ерактан ишетелә - кем җырлаганын тиз генә аңлап та булмый. Тирә-ягыңа карасаң, йорт каршындагы капка башында утырган малайны күрәсең, ул узып баручыларга моңлы җырларын бүләк итә, дип хәтерлиләр бүгенге мәкаләбез герое – Юлдаш авылыннан Юлдашбаев Филүзнең балачагын туганнары.

Бәләкәйдән үк ул нинди дә булса биек урынга менеп, берәрсеннән ишеткән җырны башкара торган була. Шул чордан башлап җыр – аның өчен көч, шатлык чыганагы, алар аңа барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итә. Филүз Нәгыйм улы нинди генә эшкә тотынса да, аны көйли-көйли башкара, әйткәндәй, ул шулай ук район чараларында даими катнашучы да.

Музыкага сөю аңа әти- әнисеннән күчкән. Өлкән Юлдашбаевлар алты балага гомер бүләк иткән, лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстергән. Менә шундый зур гаиләдә, әлбәттә, эш тә җитәрлек була, аңа балаларын да җәлеп иткәннәр. Филүз абыйның осталыгына аптырыйсы түгел: аның кулыннан килмәгән эше юк. 2002 елда хатыны белән йорт салып кергәннәр, шәхси хуҗалык алып баралар. Юлдашбаевлар уннан артык эре мөгезле мал, бик күп сарык, кош-корт асрыйлар.

Ит һәм сөт сатып гаилә бюджеты өчен яхшы керем алалар. Шуңа күрә ихатадагы һәм йорттагы эшләрне Зөһрә Ядкарь кызы шатланып башкара. Куергазы кызын Юлдаш авылы егете кәләш итеп алып кайта. Бер-берартлы өч уллары дөньяга килә. Хәзерге көндә өлкән уллары Финсур үз гаиләсе белән Уфада яши. Уртанчылары – Илназ – тугызынчы сыйныфта укый. Кече уллары Илнар – җиденче сыйныфта. Балалар әти-әниләре үрнәгендә кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә, әти-әниләренә һәрнәрсәдә ярдәм итәргә ашыгып торалар.

Филүз абый белән Зөһрә апа кул кушырып утыра торганнардан түгел. Гаилә башлыгы, Дедово училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергәннән соң, туган колхозында хезмәт сала. 2008 елдан 2012 елгача Себер якларына йөреп эшли. Хәзер бар көчен шәхси ихатадагы мал-туар карауга сала. Тик гаилә бюджетын тулыландыру өчен мөмкинлек булганда, шунда ук юлга җыена. Хезмәткә өйрәнеп үскән ир бернинди эштән дә курыкмый.

Хатыны – уңган хуҗабикә, өйне дә карап тота, табынын да менә дигән итеп әзерли белә, якыннарын һәм дусларын тәмле ризыклар белән дә сыйлый. Менә Яңа ел бәйрәмнәрендә дә, гадәттәгечә, Юлдашбаевларның зур гаиләсе мул табын артына җыела. “Балаларның шат йөзен күреп, барысы да яхшы булуга шөкер итәбез. Бер-беребезгә тугры тормыш юлдашы, балаларыбызга яхшы әти-әни булу хыялы тормышка ашты. Аллаһы Тәгалә безгә бәхетле картлык насыйп итсен, оныкларыбыз һәм туруннарыбыз уңышларына шатланып яшәргә язсын”, - ди Юлдашбаевлар бертавыштан.

… Декабрь ахырында Куергазы районының Ермолаво авылында узган “Минем җырым” телевизион конкурсында урта яшьләрдәге ир-узаманы “Дим буйлары сары чәчкә” җырын башкара. Аның тавышы үзенчәлекле, моңлы, тамашачылар күңеленә үтеп кереп, иң нечкә кылларын тибрәндерә. Аңа беренче урын өчен диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырыла. Бу – ярты гасырга якын элек койма башында шаян җырлар җырлап утырган малай үзе...


Лилия КАНТИМЕРОВА.


Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: