+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
12 гыйнвар 2018, 11:41

«Үзең эшләп тапкан кадерлерәк», –

Шәһәр халкының көн тәртибе билгеле: бутерброд белән кофе яки чәй эчү, җәмәгать транспортында эшкә барып-кайту, кичке аш, телевизор һәм йокы. Аларның күпчелеге менә шулай яши. Яңа Явыш авылында гомер итүче Габдерәшитовларны мондый тормыш рәвеше бөтенләй канәгатьләндерми. Алар авыл тормышын хуп күрә.

Шәһәр халкының көн тәртибе билгеле: бутерброд белән кофе яки чәй эчү, җәмәгать транспортында эшкә барып-кайту, кичке аш, телевизор һәм йокы. Аларның күпчелеге менә шулай яши. Яңа Явыш авылында гомер итүче Габдерәшитовларны мондый тормыш рәвеше бөтенләй канәгатьләндерми. Алар авыл тормышын хуп күрә.

Гаилә башлыгы Әхәт Гайнан улы “Балык” балык хуҗалыгында” водитель булып эшли. Монда ул армиядән кайткач та урнаша һәм менә инде 30 елга якын шушы һөнәренә тугры. Коллегалары тырыш ир турында бары яхшы сүзләр генә әйтә. Ә өендә ул хәстәрлекле гаилә башлыгы. Тормыш иптәше белән зур хуҗалык тоталар. Эш көннәрендә ул иртәдән кичкә кадәр өйдә булмый, водительнең эше күп.

Гаилә башлыгының җаны тыныч, чөнки ул өйдә юкта хуҗалыкны алып барырдай кешесе бар. Шушы авыл кызы Гөлдәрия Нурфәез кызы 17 ел элек Әхәткә тормышка чыга. Изге күңелле, уңган ханым теләсә-нинди авыр эшне дә башкара. Ихатада мал бик күп: иллеләп сарык, унлаган эре мал, атлар! Өстәвенә умарталары, кош-кортлары бар. Тырышлыкның нәтиҗәсе канәгатьлек китерсен өчен сыйфатлы итне, татлы балны, сөтне уңышлы сатарга кирәк.

Каенанасы Альмира апа килененә йорт эшләрендә ярдәмләшә. Менә инде шактый еллар алар бер-берсен ярты сүздән аңлап, тату гомер кичерә. Бу бит зур бәхет, корреспондентлык тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам, мондый татулыкны бик сирәк күзәтәсең.

Альмира апа намазын калдырмый, Коръән укый. Аны еш кына авылдашлары мәрхүмнәрне соңгы юлга озатырга чакыра, ул үтенечләрен беркайчан да кире какмый. Ул бик матур итеп мөнәҗәтләр укый. Моны быел Стәрлебашта үткәрелгән мөнәҗәтләр башкаручыларның Төбәк конкурсында лауреат исеме алуы дәлили.

Оныклары дәү әниләренең ныклы хәстәрендә тәрбияләнеп үсә. Әминә дүртенче сыйныфта укый. Ул вакытын дәү әнисе белән үткәрергә, аның нәсыйхәтле хикәяләрен, хатирәләрен тыңларга ярата. Шулай ук догаларны да бик тиз отып ала.

Альмира апа Кинҗәбулат кызы шатланып бетә алмый: “Аллага шөкер, балаларга яхшы тәрбия бирдек. Картлык көнемдә улларым Әхәт белән Рәүф һәм кызым Гөлкәй миңа зур терәк. Аларның үз гаиләләре, туганнарым кадер-хөрмәтендә яшим, аларга зур рәхмәт”, - ди ул.

Азат – Ишембай нефть көллиятенең икенче курс студенты, электрик һөнәрен үзләштерә. Мөмкинчелек булу белән өйгә кайтырга ашыга. Егет хуҗалыкта ярдәме кирәклеген белеп тора. Җәен, каникуллар вакытында, әтисенә үз тракторларыда печән чабыша. Аннары шул трактор белән аны җыеп алып кайталар.

Менә шундый авылдагы көндәлек мәшәкатьләр белән үтә Габдерәшитовларның тормышы. Кайберәүләр кебек, илдәге көрчеккә дә зарланмыйлар, беркемнән ярдәм дә көтеп утырмыйлар. Ә үзләренең тырышлыгы белән көн күрәләр, балалары һәм аларның киләчәге турында кайгыртып яшиләр. Һәм бу аларның кулларыннан килә дә.


Лилия КАНТИМЕРОВА.


Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: