“Бер яхшы кешедән генә дә бар дөнья яхшыра”. Студент елларындагы дәфтәрләремне актарганда, рус инженеры, язучы һәм сәяхәтче Николай Гарин-Михайловскийның әйтеменә тап булдым. Ул минем яңа танышыма бик тап килә кебек.
Шәйбәкова Миңлегөл Биктимер кызы 1963 елда туа. Ул яшьтәшләреннән яшьрәк күренә сыман, бары тик күп кенә югалтулар һәм төзәлмәс яралар чагылыш алган күзләре генә аның яшен күрсәтеп тора…
Һөнәре буенча яшелчә үстерүче Уфа районының “Алексеевский” совхозында хезмәт юлын башлый. Эше күңеленә хуш килә, җитәкчелек тә аның хезмәтен югары бәяли. Дәрт-дәрманы ташып торган шул чакларны Миңлегөл апа елмаеп искә ала. Нәкъ шул вакытта ул үз мәхәббәтен – Тимергали Әхмәдулла улын очрата да инде. Туй ясыйлар һәм Архангель районының Азау авылында яши башлыйлар. 1987 елда Юрматы авылына күченәләр. Тимергали абый пилорамада хезмәт салса, хатыны сыер савучы булып эшли. 1985 елда – Таңсылу, 1987 елда – Мәдинә, 1993 елда Ләйсән исемле кызлары дөньяга килгәч, аларның тормышы яңа мәгънә ала. Ана кеше бар булмышын, сөю-назын, хәстәрен балаларына, бигрәк тә кече кызына багышлый. Әйтерсең дә, ана йөрәге шул вакытта ук төзәлмәс үкенечле вакыйга буласын сизә, чөнки кече кызларының гомере чәчәк кебек чагында өзелә.
Бер елдан соң Миңлегөл апага сөт җыючы эшен тәкъдим имәләр. Авырлыклар каршында каушап калырга күнекмәгән ханым бик тиз ризалаша. 18 ел дәвамында ул үз вазыйфасын намуслы башкара, 10 ел рәттән “Һөнәре буенча иң яхшы” була. Шул ук вакытта сыер савучы булып та, бозаулату бүлегендә, авыл питомнигында да эшләргә өлгерә.
Кеше хәсрәтләрсез генә гомер кичерми. Шәйбәковлар гаиләсенә дә кайгы килә. 2005 елда ханым – тол, балалары ятим кала. Ире ягыннан да, үз туганнары да зур ярдәм күрсәтә. Алар ярдәме белән гаилә авырлыкларны җиңеп чыга, югалтуларга бирешми.
Тормыш бер урында гына тормый, я кайгылы вакыйгалары белән караңгылана, я шатлыклары белән бәхеткә күмелә. Балалары үсеп җитә, студент булалар, туган йортларында сирәгрәк була башлыйлар, шуннан инде бөтенләй кияүгә чыгып, туган нигезләрен калдыралар. Менә шул вакытта инде ханым авыр тормыш хәлендә калган балаларны тәрбиягә алу турында уйлана башлый.
2011 елда ниһаять хыялы тормышка аша, ул шушы гади булмаган адымны ясый. Ул Салават шәһәреннән икенче сыйныф укучылары Кристина белән Викторияне үз канаты астына ала. “Нәкъ менә шушы яшьтәге апалы-сеңелле кызларны аласым килгән иде. Аллаһы Тәгалә минем ялваруымны ишетте һәм менә шушы кызларны бүләк итте”, - ди Миңлегөл апа. Хәзер инде ул бар вакытын балаларга бирә, эшеннән китә, кызлар үзләрен яңа гаиләдә үз балалары кебек хис итсеннәр өчен барын да эшли. Шулай була да. Баштан ук Шәйбәковларда үзебезнекенә һәм чит кешегә аеру булмый, барысы да һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итешеп, терәк-таяныч булып торалар. Монда, әлбәттә, олы йөрәкле, балаларга карата чиксез мәхәббәтле ханымның өлеше зур.
Өченче ел Шәйбәковлар гаиләсе өстендәге күк йөзен янә кара болыт каплый. Авариягә очрап, Ләйсән вафат була. Нарасыен югалту авырлыкларын һәм кайгысын аңлатырдай сүзләр юк. Ана кешенең кайгысы, язмышның гаделсезлеге турында бар дөньяга кычкырасы килә… Әмма көчле рухлы ханым калган балалары хакына үзен кулга ала. Якын кешеләренең игътибары һәм мәхәббәте, башкаларга карата хәстәрлеге анага югалту кайгыларын җиңеп чыгарга ярдәм итә.
“Янәшәмдә балалар булмаса ни буласын күз алдыма да китерә алмыйм. Алар – тормышым мәгънәсе, сынмый-сыгылмый арытабан бару өчен стимул. Тагы да мин әниемә кирәкмен, шуңа күрә депрессиягә бирелергә хакым юк”, – ди Миңлегөл апа. 6 ел элек Мәрьям Мөхәммәтгали кызы Вәлитова инсульт кичергән. 80 яшькә җитеп килгән әбекәй, шул вакыттан алып кызы тәрбиясендә. Мәрьям Мөхәммәтгали кызы Аллаһы Тәгаләдән кызына һәм аның балаларына сәламәтлек, озын һәм тыныч гомер сорап, догалар укый.
Җиңел булмаган язмышлы, әмма шул ук вакытта күпбалалы бәхетле ана шушы көннәрдә үзенең 55 яшен билгели. Ул – һәрвакыт вакыйгалар уртасында, бер урында гына түзеп тора торган кеше түгел. Сарайдагы маллар, кош-корт һәрвакыт караулы, бакчасы мул уңышлары белән шатландыра. Тирә-яктагылар аны һәрвакыт кайдадыр ашыгучы, кемгәдер ярдәм итүче буларак күрергә күнеккән. Әйткәндәй, элек ул ата-аналар комитеты һәм хатын-кызлар советы әгъзасы да була, шуңа күрә аны әле дә хөрмәт итәләр, яраталар, аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Башкаларга кирәк булганлыкны тою, ханыма үзен тонуста тотарга ярдәм итә, дәрт өсти, ул авыл халкының проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
Киләчәктә дә дүрт баланың ягымлы әнисе, алты оныгының яраткан дәү әнисе һәм хәстәрлекле кызы, яхшы хуҗабикә, ачык күңелле Миңлегөл апа якыннарының һәм туганнарының кадер-хөрмәтенә күмелеп, күтәренке кәеф белән гомер итсен.