+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
17 апрель 2018, 11:20

Табигать кочагындагы бер йортта...

Бәләкәй авылларның язмышы күп җәһәттән анда яшьләр яшәү-яшәмәвенә бәйле. Моның өчен яшь кешеләрнең туган авылында калып, гаилә коруы кирәк.

Ирле-хатынлы Ванюшиннар Старая Николаевка авылында яши. Бәләкәй генә авыл өендә аларның гаилә тормышы алты ел элек башлана. Йөзләрчә башка гаиләләрдән берние белән дә аерылып тормаган, ниндидер батырлыклар һәм күренекле гамәлләр кылмаган гади генә гаилә бу. Аның төп гаилә кыйммәтләре – мәхәббәт, балалар һәм хезмәт.

Гаилә башлыгы Андрей Старая Николаевкада туып-үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итеп кайткан. Себергә йөреп эшләгән, аннары берничә ел Салаватта төзелеш комбинатында хезмәт салган. Әмма кайда гына йөрсә дә, туган яклары тарткан.
Читайте нас: