+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
20 апрель 2018, 11:54

Гаилә учагыгыз сүнмәсен, тормыш гөлегез шиңмәсен

“Югары белем ала алган булсам, хәзер инде президент булыр идем”, - дип шаяртырга ярата торган иде әтием. Ач-ялангач балачагы аркасында Горький шәһәренең бухгалтер-салымчылар курсларын гына тәмамлый алуына үкенеп яшәде ул. Аның каравы грамоталы белгеч, районда ихтирамга лаек кеше булып, һөнәренә гомере буена тугры калды.

22 апрельдә яраткан ирем, әтиебез, дәү әтиебез Леонид Иванович Сайкинга 85 яшь тула. Ходайдан бирелгән гомеренә һәркем дә чыдый алмаслык күпме вакыйгалар һәм кичерешләр сыйган. Барлык “сугыш балалары” кебек үк, ул да иртә әтисез калган: Иван Назарович Сайкин 1942 елда фронтта һәлак булган. Әнисе Мария Николаевна биш баланы ялгызы үстерә, башкача кияүгә чыкмый. Әтиебез сугыш елларындагы яшел үлән коймакларын һаман да булса тетрәнеп искә ала. Яшьли генә колхозда эшли башлый, ә кичләрен чабата үреп сата.

Яланаяклы балачагы матур Михайловка авылында үтә, аның тирә-ягында колхозның язын чәчәкләргә күмелә торган алма бакчасы була. Үсмернең белемгә тартылуы көчле булагангадыр, нинди генә һава шартларында да – язлы-көзле пычракта да, кышкы салкыннарда да, ач, сәләмә генә киемдә булса да берничә километр ераклыктагы Гоголевка авылы мәктәбенә җәяүләп йөреп белем ала… Туган йорт урынын инде үлән баскан, җимеш агачлары киселгән, перспективасыз авылның халкы бар дөньяга таралган…

Олы яшьтәге алешкинолылар “Магнитогорск” колхозы баш бухгалтерын әле булса яхшы сүз белән генә искә ала, форсаты чыкканда минем аша аңа сәлам һәм рәхмәт сүзләре тапшыралар. Әтиебез 30 елга якын хезмәт салган Федоровка сөт заводындагы коллегалары да онытмый.

Гадел, тыйнак, гомерендә кешенең бер тиенен дә үзенә алмады, беркайчан да үзенең вазыйфасыннан файдаланмады, бар дөньясын үз көче белән җыйды. Отчетларда өстәп язмаган өчен аны хәтта район партия комитетына да чакырталар, чөнки сөт сату планын үтәмәгән өчен районга шелтә бирә торган булалар. Әти безне, өч баласын да намус белән яшәргә, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтте.

Әти-әниебез 60 ел иңгә-иң терәп яши. Әниебез Анна Степановна – изге күңелле кеше, әтиебезнең “тәүге һәм соңгы мәхәббәте” (әти үзе шулай ди). Тормышта төрле хәлләр була, әлбәттә, тик без гаиләдә ярдәм, изгелек һәм аңлашучанлык кына тоеп үстек.

Әти-әниебез һәрвакыт күпләп мал-туар асрады, соңгы берничә елда гына кош-корт кына тота башладылар. Әтиебез хәзер кеше арасында сирәк була, күбрәк өйдә, тик ул район һәм дөнья яңалыклары белән җанлы кызыксынып тора. Гәзитләр күп укый, телевизордан төрле тапшырулар карый. Аның белән әңгәмә кору кызыклы, ә хатирәләреннән тулы бер китап язып булыр иде.

Кадерле юбилярыбызны котлыйбыз, йортыңда һәрвакыт бәхет, бер-берегезгә ихтирам булуын, тагы бик күп еллар туганнарыгыз һәм якыннарыгыз кадер-хөрмәтенә төренеп яшәвегезне телибез. Акыллы киңәшләрең, изгелекләрең өчен рәхмәт сиңа, әти. Без сине барыбыз да яратабыз!

Яшәлгәннән күбрәк яшә,

Гел шулай сокландырып.

Күңелең яктылыгы белән

Дөньяны нурландырып.

Һәрчак балкыт шулай дөньябызны,

Бәхет нуры чәчеп күңелгә.

Синең назлы карашыңны тоеп,

Шатлык белән яшик гомергә.


Хатының, балаларың, оныкларың исеменнән - Галина БАТМАНОВА.
Читайте нас: