+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чиксез мәхәббәт һәм тугрылык

Бик сирәкләр генә кешелек мөнәсәбәтләре кыйммәтен, икенче яртысының ярдәмен аңлап, гаилә иминлеген саклап яши белә. Гаилә учагы җылы булган кечкенә генә өйгә дә бөтен җиһан сыя, диләр. Бала-Чытырман авылыннан Әминевларның иркен, матур йорты турында әйтеп торасы да юк, монда өлкәннәр дә, балалар да иңгә-иң терәп, тату яши

Азат Вахит улы белән Гөлматур Наил кызы кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга антлар бирешеп, 25 ел элек чәчләрен-чәчкә бәйләгән. Алар 1993 елның 6 февралендә өйләнешә. Шул вакыттан бирле хис-тойгылары һич сүрелмәгән, киресенчә, кавышуларының дөрес булуына елдан-ел инана гына баралар. Антларына да тугрылар: шатлыкларны да, күңелсезрәк мизгелләрне дә иңгә-иң терәп үткәрәләр.

Шушы чор эчендә аларның гаиләсе ишәйгән – өч уллары дөньяга килгән. Туйдан соң бер ел үтүгә беренче уллары Дамир дөньяга аваз салган. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет хәзер инде Күмертау шәһәрендә яши һәм эшли. 1996 елда нәсел дәвамчылары Венер тугач, әти-әни тагы да бәхетле мизгелләр кичерә. Ул хәзерге вакытта Воронежда Туган илгә бурычын үти, Ватанның лаеклы сакчысы булып тора. 13 яшьлек Алмаз мәктәптә укый, дәресләр тәмамлану белән якыннарына ярдәмләшергә өенә ашыга. Бишле билгеләренә генә өлгәшкән үсмер мал-туар янында булырга ярата. Ә алар Әминевларда аз түгел. Мөгезле эре мал, бозаулар, кош-корт – барысын да вакытында ашатырга, эчерергә, торган урыннарын тазартырга кирәк. Алмаз боларның барысын да белеп башкара, тырышлыгы, эшчәнлеге белән әти-әнисен куандыра.

Өйдә тәртип булганда эшләр дә уңышлы бара, лаеклы нәсел дәвамчылары - балалары үскән, һөнәри өлкәдә үз эшеңне тыныч кына алып барырга, уңышка ирешергә мөмкин. Гадел, максатчан Азат абый “Пугачев” совхозында, аннары “Балык” хуҗалыгында, “Гавриловка” җәмгыятендә төрле вакытларда бухгалтер булып хезмәт салган. 2015 елдан “Азат” җәмгыятендә директор вазыйфасын уңышлы башкара. Гөлматур Наил кызы да хезмәт юлын авыл советында бухгалтер булып башлый, хәзер ул мәктәп ашханәсендә балаларны тәмле ризыклар белән сыйлый. Йорттагы матурлык һәм пөхтәлек тә - ханымның тырышлыгы. Бихисап чәчкәләр, бәйләнгән изделиеләр килгән һәр кунакның күзен камаштыра.

Гаилә мич кебек ул, ди халык: суык булса барысы да аның тирәсенә җыела. Ни генә булмасын, әти-әнисе һәрвакыт ярдәм итәчәген яхшы белә уллары. Әти-әнисенең өлкән буын кешеләренә ихтирамлы булуын күреп, алар да гомер биргән газизләренә аерым бер наз белән карый.

Күптән түгел Азат Вахит улы туган көнен билгеләгән, шул уңайдан гаилә табыны артында якыннары юбилярга ихластан ныклы исәнлек, җан тынычлыгы, якыннары һәм туганнары кадер-хөрмәтендә озын гомер кичерүен теләгән.

Бәхет өчен кешегә ни кирәк? Әминевларның җавабы гади, әмма бик дөрес һәм ул аларның уңышлы тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән: кешеләргә карата изгелекле, игелекле булу, ярдәмчеллек һәм ышаныч. Тормышка һәм гаиләгә мондый караш белән аларның ким дигәндә алтын туйны да каршы алу мөмкинлеге бар, минемчә.


Лилия КАНТИМЕРОВА.

Фото Әминевларның гаилә альбомыннан.
Читайте нас: