+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бер-берсе белән чиксез бәхетле

“Авыр чакта ата-ана канаты астына ашыгабыз…” Һәркем өчен авыр минутларда ташламаган, шатлыкларын уртаклашкан гаиләсеннән, туганнарыннан да кыйммәтрәк, кирәклерәк һәм якынрак нәрсә бар икән? Батыр авылыннан Акчуриннар өчен дә гаилә “җылытучы учак һәм ышанычлы терәк”.

Рәсим Равил улы белән Эльвира Мидхәт кызының иркен, зур өйләре олы бәйрәмнәр вакытында, барлык дүрт баласы да әти-әни йортына җыелганда яктылык бөркеп, шатлыклы шау-шу белән тула. Менә әле дә шундый күңелле мизгел җитәчәк: июль ахырында өлкән кызлары Әлфия кайтачак, ә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә әти-әнисе янында кызлары Азалия, Әминә һәм шаян-шук Эльдар иде.

Акчуриннар 1991 елда, Эльвира Стәрлетамак пединститутын тәмамлап, Батыр мәктәбенә юллама буенча эшкә килгәннән соң гаилә кора. Шулай итеп, Күгәрчен районы кызы бәхетен Федоровка җирендә таба.

Көн артыннан көн, вакыйга артыннан вакыйга уза, әйләнеп карасаң – күпме гомер үткән дә… Менә инде 28 ел ханым балаларга белем өләшә, ире - белгечлеге буенча агроном, өлкән абыйсы белән үзләренең фермер хуҗалыгында хезмәт сала. Өстәлдә һәрвакыт тәмле, иң мөһиме, табигый бал булсын өчен тырыш гаилә умарта тота, бакча үстерә, мал-туар һәм йорт куяннары асрый. Балаларга әниләре яңа гына савып алып кергән сөттән дә файдалырак нәрсә бар, ә итнең артканы – гаиләгә зур финанс ярдәме.

Шундый зур хуҗалыкны ничек алып бара алалар соң? Сере шунда, барлык эшләрендә дә балалар әти-әнисенә актив ярдәм итә. Өлкәннәре туган йортка сирәк кайта кайтуын. Әмма әти-әниләре моңа аңлап карый, чөнки максатчан кызлары ерак Кытайда перспективалы эшкә урнашкан. Менә шуңа Акчуриннар гәзиткә фотоның да Яңа елда – барысы да бергә чакта төшкәнен бирде. Әминә белән Эльдар исә һәрвакыт әти-әнисе янында. Кызлары быел 7 сыйныфка барачак, ул әти-әнисен яхшы билгеләре белән шатландыра, ә уллары көзне түземсезлек белән көтә, чөнки ул 1 сыйныфка бара. Күпсанлы конкурсларда җиңүче, актив һәм күп белергә тырышкан малайның мәктәп курсларын да тиз үзләштерәчәгенә шик юк.

“Балаларыбызга булган сөюебез үзебезгә йөзләтә әйләнеп кайта. Күпбалалы булу – олы бәхет ул, үзебез дә ишле гаиләләрдә үстек”, - ди Рәсим һәм Эльвира Акчуриннар.

Алар каршында авылда калыргамы, әллә шәһәргә китәргәме дигән сорау беркайчан да тормаган. “Батырда калабыз”, - менә шундый була яшьләрнең җавабы иренең әти-әнисе соравына, һәм алар моңа бер тапкыр да үкенмәгән. Кызганычка каршы, Равил Фәйзулла улы белән Шакирә Сәгыйть кызы бакыйлыкка күчкән инде, әмма улы белән килененә, оныкларына гаилә традицияләрен: якыннарга карата тирән ихтирам хисен, туганнарга ярдәмчеллек кебек сыйфатларны биреп калдырган. Алар үрнәгендә өлкән оныкалары Ислам кануннарын үти, гаиләдә дини бәйрәмнәр үткәрелеп тора.

Бәхет нәрсәдә булуы турында күпме генә язсак та, респондентларыбыз фикере берәүгә кайтып кала: ул нәсел дәвамчыларыбыз – балаларда. Акчуриннар бу җәһәттән аңа ирешкән һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан барысына да аңлашучанлык, тынычлык һәм мөнәсәбәтләрдә гармония булуын, ата-ана булуның чиксез шатлыгын татуны тели.

Лилия КАНТИМЕРОВА.

Фото Акчуриннарның гаилә альбомыннан.
Читайте нас: