-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
31 август 2018, 13:52

Йөрәгеңнең назын тоеп яшибез

Батыр авылында туып - үскән, әлеге көндә Мәләвез шәһәрендә гомер итүче әниебез Мәскүрә Хөббетдин кызы Латыйпова шушы көннәрдә олуг юбилеен билгели – кадерле кешебезгә 85 яшь тула.

Әниебез - дөньяның ачысын-төчесен күп күргән, авыр михнәтле заман кичергән кеше. Балачагын сугыш урлый аның. Шуңа да безнең кадерлебезгә бик иртә хезмәт дилбегәсен тартырга туры килә. Ул бер эштән дә курыкмый, барысын да тырышып, намуслы башкара, яшьтәшләре белән Белоретка урман кисәргә дә бара. Андагы авыр хезмәтне сөйләп торасы түгел. Кадерле кешебез хатын-кызмын, диеп тормый тракторын да йөртә, хәтта. “Тимер ат”ында печәнен дә, игенен дә ташый ялан-кырыннан. Ал-ял белми тырышып эшли, чөгендерен утый, фермада сыерын сава. Кайда гына эшләсә дә, намуслы хезмәт сала. Шуның өчен аның исеме һәрчак мактаулылар рәтендә булды, фидакарь хезмәте өчен Мәскәүдән медаль белән бүләкләнде. Әниебезнең пешергән ләвәшләре телеңне йотарлык була иде. Шуңа да авылдашларыбыз, берәр аш үткәрә калсалар, аңа заказ биреп пешертә торган иделәр. Аның бәйләгән шәлләренең дә исәбе-саны юктыр, мөгаен. Әтиебез Камил Шакир улы белән 50 елга якын бергә иңгә-иң куеп яшәделәр. Балыклы авылында зур, иркен кирпеч йорт салып керделәр. Ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Барысын да укытып олы тормыш юлына чыгардылар. Бүген оныклар, оныкчыклар үстерешергә дә ярдәм итә әниебез, һәрберебезгә алтындай яхшы киңәшләрен бирә. Олы яшьтә булса да, кадерлебез әле үз аягында йөреп тора, безне һәрчак якты йөзе, тәмле сүзе, мул өстәле белән каршы ала. Безнең кадерле әниебез Һәр баласы өчен ут йотып яши, һәрберебезгә матур теләкләрен теләп, изге догаларын укып тора. Балаларына гына түгел, туган-тумачаларына да бик ярдәмчел безнең әниебез, нинди генә гозер белән керсәләр дә, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша.

Газизебез безнең! Сине чын күңелдән зур бәйрәмең белән тәбрик итәбез.

Синең уңай сыйфатларыңны исәпли китсәң, аның очы-кырые юк. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп яшәргә насыйп итсен. Сиңа киләчәктә корычтай ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларыңның җан җылысын, кайгыртуларын тоеп, безне сөендереп, озак яшәргә язсын. Без сине бик нык яратабыз, хөрмәт итәбез. Рәхмәт сиңа, кадерлебез, барысы өчен дә.

Бәрәкәтле, имин тормыш белән

Яшә әле кадер-хөрмәттә.

Куанычлы гомер бирсен Ходай,

Без калабыз шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың, туруннарың, туганнарың исеменнән кызың Наилә.
Читайте нас: