-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
13 февраль 2019, 13:59

Җир йөзендә синнән дә газиз, синнән дә кадерлерәк кеше юк

Сине тыныч кына тыңлап, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер кеше кем соң ул? Ул, әлбәттә, - ана. Аның сөю-назы, сабырлыгы, хәстәрлеге аркасында без уңышларга ирешәбез, дөньяның матурлыгын танырга өйрәнәбез. Бары ул гына гомере буе безне,балаларын кайгыртып яши, безнең өчен җан ата.

Шушы көннәрдә безнең кадерле әниебез Рәхимова Фәйрүзә Хәмит кызы үзенең күркәм юбилеен билгели. Төгәл 55 ел элек ул Өчбүләк авылында иң тырыш гаиләләрнең берсе - Хәмит һәм Миңнур Кадыйровлар гаиләсендә дөньяга аваз сала. “Алма агачыннан ерак төшми”, дигәндәй бу гаиләдә үскән бер кыз һәм өч малай да, әти-әниләре кебек балачактан эшсөяр булып үсә. Әниебез кечкенәдән йорт эшләрендә ярдәм итә, энеләрен караша, абыйсына терәк була. Кадерлебез бик уңган, тырыш кыз булып буй җиткерә. Яшьлегендә авылдашы, безнең әтиебез Рәхимов Халитне очрата һәм аның белән язмышын бәйли. Кадерле кешеләребезгә безгә матур тормыш бүләк иткәннәре өчен чиксез рәхмәтлебез.

Әниебез безнең уңган хуҗабикә, аның пешергән ризыклары телеңне йотарлык. Нинди генә ләвәшләр, бәлешләр, татлы бавырсалар пешерми ул! Шуңа да әниебезнең аш-суга оста булуын белгән танышлары, ахирәтләре юбилейларга, тантаналарга камыр ризыкларын нәкъ аңардан пешертә дә инде.

Без үскән йортта һәрвакыт пөхтәлек, тәртип, тәрәз төпләре шау чәчәккә күмелеп утыра. Болар барысы да безнең әниебезнең хәстәрле куллары белән башкарыла. Тагы да кадерлебезнең кунакчыл кеше булуын әйтеп үтәсебез килә. Безгә - балалары, оныкларына, аның янында шулкадәр рәхәт. Без үзебезне бар яклап та хәстәрлек белән чорналган кеше итеп хис итәбез. Аның бар җиргә дә өлгер булуына аптырыйбыз. Әтиебез бакыйлыкка күчкәннән соң да мал-туар, кош-корт асравын дәвам итә. Ә бит бу эш күп көч таләп итә, ләкин туганнарын һәм якыннарын сөт һәм ит белән тәэмин итү теләге көчлерәк аңарда. Ул олы яшьтәге әти-әнисен дә игътибарсыз калдырмый, яннарына еш кайтып йөри, аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

Әниебезне бик актив, оптимист кеше, дип тә әйтә алабыз. Ул төрле конкурсларда да катнашып өлгерә. Менә, мәсәлән, берничә ел элек “Шәл бәйләдем” республика конкурсында катнашып, халык традицияләрен пропагандалаган һәм саклаган өчен дплом белән бүләкләнде.

Ачык күңеллелеге, эшсөярлеге өчен аны коллегалары да хөрмәт итә. Былтыр тырыш хезмәте, югары һөнәрилеге, юл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен “Башкиравтодор” җәмгыятенең генераль директоры А. А. Шәйнуров кулыннан Мактау грамотасы алды.

Без әниебез белән горурланабыз һәм бар яклап та аңа охшарга тырышабыз. Барысы өчен дә сиңа рәхмәтлебез, кадерлебез безнең.

Туган көнең белән сине

Тәбриклибез ихлас күңелдән,

Озын гомер, сәламәтлек, бәхет –

Шул теләкне кабул ит бездән!

Авырлыклар сине урап узсын,

Яман җилләр тәрәз какмасын.

Балаларың һәрчак янәшәңдә булсын,

Ходай берүк сине сакласын!

Безнең өчен син – яраткан әни,

Оныкларың өчен син – үрнәк.

Кадер-хөрмәт, изгелекләр күреп,

Яшә, әни, бездән шул теләк.

Иң изге теләкләр белән кызың, улың, киявең, оныкларың. (201)
Читайте нас: