-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
26 апрель 2019, 12:11

Бассейнга барып, күңелле тәэссоратлар алып кайттылар!

Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең “Гөлләр” бию коллективы (Динес авылы) малай һәм кызлары районда үткәрелгән төрле чараларда, конкурсларда актив катнаша, мактаулы урыннар яулый. Шулай ук алар актив ял итә белә, буш вакытларын сәламәтлекләре өчен файдалы итеп үткәрә.

Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең “Гөлләр” бию коллективы (Динес авылы) малай һәм кызлары районда үткәрелгән төрле чараларда, конкурсларда актив катнаша, мактаулы урыннар яулый. Шулай ук алар актив ял итә белә, буш вакытларын сәламәтлекләре өчен файдалы итеп үткәрә. Ансамбль җитәкчесе Лилия Рәхмәтулла кызы Йосыпова еш кына балалар өчен походлар һәм экскурсияләр оештыра, алар бергәләп урманга гөмбә җыярга йөриләр, кышын чаңгы-чанада шуалар. Ә кичә яшь биючеләр Стәрлебаш авылындагы “Стәрле” спорт-савыктыру комплексына бассейнда су керергә барган.
-Балалар бу көнне түземсезләнеп көтте. Җылы суда рәхәтләнеп йөзү аларга бик ошады, чыгасылары килмәде хәтта, - ди Лилия Рәхмәтулла кызы.
Бу көн турында истәлек булып чагу фотолар калган. Ә Л.Р. Йосыпова киләчәктә татар шагыйре Муса Җәлилнең туган ягы – Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылына сәяхәт оештырырга ниятли.
Читайте нас: