+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
6 сентябрь 2019, 16:48

78 яшьлек апаның бакчасында чүптән башка бар нәрсә дә үсә!

Менә шундый яшелчә-җимешләргә бай бакчада күңелгә дә рәхәт.

Менә шундый яшелчә-җимешләргә бай бакчада күңелгә дә рәхәт. Тезеп кенә, рәт-рәт итеп чәчелгән кавын, карбыз, борчак, помидор түтәлләре, кошлардан саклау өчен һәрберсенә яулык бәйләнгән көнбагышлар, тәлгәшләре өлгереп пешкән виноград, арытабан “Золушка” әкиятендәге кадәр кабаклар, бәрәңге ызаннары, кызыл чөгендер, койма буйлап карлыган, алма һәм кура җиләкләре урын алган. Шунысы искиткеч, алар арасында бер генә төп чүп үләне дә күрмәссең. Гомере буе бер минут та тик тора белмәгән Флүрә апа Ибраһимованың (Федоровка авылы) бакчасы менә шундый. Аның тырышлыгына ис китәрлек. Олы яшьтә булуына карамастан, ул елның-елында бай уңышлы бакча үстерә. Компьютер артында, телефон, смартфоннан аерыла алмаучыларга үрнәк булсын иде ул.

Автор фотосы.
Читайте нас: