Акбулат авылында яшәүче картәттием белән картәтнием Шәкүр белән Мөнирә Акчуриннар быел бәрәңгедән мул уңыш алды. Бер төптән хәтта 13 эре бәрәңге чыкты! Картәнием: “Ходайның рәхмәте, Аллага шөкер”, - дип куана-куана уңышын җыйды. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар зур бакча үстерә, анда җаның теләгән бар нәрсә дә үсә. Күз тимәсен, яшьләргә үрнәк булырлыклар!