+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
10 сентябрь 2019, 13:56

Тату җитәкләшеп балалар атлый

Федоровка авылының “Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре бүген китапханәгә бара.

Федоровка авылының “Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре бүген китапханәгә бараТату җитәкләшеп урам буйлап бара алар. Юл буена тәрбиячеләре авылның һәр учреждениесе каршында туктап, бу оешманың нәрсә белән шөгыльләнүен аңлата. Кайсыбер балалар монда әтиләре яки әниләре эшләвен сөйли. Сабыйлар күп сораулар бирә, бу аңлашыла да – аларга туган авылларын өйрәнү бик кызык. Малайлар һәм кызлар “Ашкадар таңнары” район гәзите редакциясе каршында да туктады, нәкъ шушы вакытта аларны фотога төшерергә өлгердек тә.
Читайте нас: