-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
11 сентябрь 2019, 18:41

Ихата тулы чәчәк

Чәчәкләр турында әңгәмә башланса, күңелдән генә Мөхәммәтәмин һәм Зилә Насыйровларның ихатасына барып эләгәм.

Чәчәкләр турында әңгәмә башланса, күңелдән генә Мөхәммәтәмин һәм Зилә Насыйровларның ихатасына барып эләгәм. Язның тәүге көненнән башлап көзгә кадәр тырыш хуҗаларның ишегалларында төрле-төрле чәчәкләр хуш исләрен аңкытып утыра. Һәм бу бик шәп! Күз алдыгызга гына китерегез, ике ягыннан чәчәкләр тулып утырган клумбалар тезелгән сукмак буйлап барасыз. Аларның төрлелегеннән күзләр камаша. Ә хуш исләре ни тора?! Петунияләрнең, лобелияләрнең, клематисларның һәм, әлбәттә, гөлчәчәкләрнең исләреннән баш әйләнеп киткән кебек була. Ә үтеп баручы җәй символы - ул нинди чәчәк, беләсезме? Әлбәттә, георгиннар һәм хризантемалар. Зилә апада аларның нинди генә сортлары юк! Мин чәчәкләр яратам. Туган көннәр, без яраткан бәйрәм – 8нче март – барлык шушы бәйрәмнәр дә безгә бүләк иткән, үзебез бүләк иткән чәчәкләр белән бәйле. Чәчәкләр – ул шатлык, елмаю өчен бер сәбәп!
Читайте нас: