«Ничек итеп?», - дисезме. Өчбүләк авылында гомер кичерүче Миңнур апа һәркөн кояш белән бергә тора да, көн дәвамында бакчасында, кош-кортлары янында мәш килә. Шуңа да җегәрле, тырыш апаның ишегалды яздан көзге кырауларга чаклы шау чәчәккә күмелеп утыра. Ә аларның ниндие генә юк монда: петунияләр, розалар, ярән гөлләре, астралар, георгиннары гына да унлап төстә. Тагы да миңа таныш булмаган чәчәкләр бихисап биредә. Миңнур апа белән Хәмит абыйның ихатасында үзеңне чәчәкләр илендәге кебек хис итәсең, керсәң һич кенә дә чыгасы килми, озак итеп күз алгысыз гөлләргә сокланып карап торасың.
Тырыш кешеләр бакчаларында елның-елында җиләк-җимешен, яшелчәсен дә мул үстерә, әнә кабакларын (фотода) гына күрегез! Бу әле үстерелгәннең яртысы гына, икенче бакчаларында тагы да күбрәк. 80 яшьлек әбинең шундый бай бакча үстерүенә сокланасы һәм аңардан үрнәк аласы гына кала безгә - яшьләргә.