+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
10 октябрь 2019, 15:41

Агач үсентеләрен Казаннан алып кайтып туган авылында утырта

Тамырлары Федоровка районы Акбулат авылыннан булган якташыбыз Валерий Нигъмәтуллин, Казанда яшәсә дә, ватаны турында бер дә онытмый, аның матурлыгын, сафлыгын кайгырта.

Тамырлары Федоровка районы Акбулат авылыннан булган якташыбыз Валерий Нигъмәтуллин, Казанда яшәсә дә, ватаны турында бер дә онытмый, аның матурлыгын, сафлыгын кайгырта.Ул Акбулатка безнең якларда сирәк үскән кыйммәтле агач – карагачның 150 үсентесен алып кайткан. Аларны үзенең туганнары һәм авыл мулласы Надир Кәшәев белән мәчет артындагы калкулыкка һәм зиратка утыртканнар. Әйткәндәй, үсентеләрне дә ул үзе, үз бакчасында үстерә икән. Валерий Гайса улы вакытында үз шәһәрендә җитәкче вазыйфаларын биләгән, хәзер ул лаеклы ялда. Тик, күрүебезчә, вакытын диванда ятып яки компьютер, телевизор артында утырып үткәрми. Сәламәт тормыш рәвеше алып бара, гел актив, кешеләр иминлегенә, туган ягы, ата-бабалары истәлегенә изге эшләр башкарырга вакыт таба. Афәрин, якташ! Изге башлангычларыгыз ватаныбызда шундый ук изге шытымнар бирсен!
Читайте нас: