+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
15 октябрь 2019, 18:15

Генерал-майор белән очрашу

Шушы көннәрдә “Ашкадар таңнары” гәзите редакциясенә якташыбыз, легендар кеше, запастагы генерал-майор Петр Иванович Ефремовны чакырдык.

Шушы көннәрдә “Ашкадар таңнары” гәзите редакциясенә якташыбыз, легендар кеше, запастагы генерал-майор Петр Иванович Ефремовны чакырдык.
Ул Русия Кораллы көчләрендә җиңел булмаган хезмәт юлын узган. Хәрби карьерасын беренче гвардия танк армиясенең зенит ракета полкының өлкән технигы вазыйфасыннан башлаган һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Краснодар крае буенча Баш идарәсе начальнигы вазыйфасында генерал-майор исемендә тәмамлаган.
Батырлыгы, Русия, Краснодар крае халкының һәм территориясенең хәвефсезлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен ул күпсанлы дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән, шулар арасында Батырлык ордены, “Шәхси батырлык өчен” ордены, “Хәрби казанышлары өчен” ордены, I дәрәҗә “Хәрби хезмәттәге казанышлары өчен” медале, II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” медале, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Казанышлары өчен” күкрәк билгесе һәм тагы да 23тән артык медале, Русия Президентының рәхмәт хатлары бар.
40 ел хезмәт иткәннән соң ул лаеклы ялда, сунар, балык тоту белән мавыга, туган якларына еш кайта.
Читайте нас: