Өч малайның әти-әнисе Илнур Хәмит улы белән Эльвира Мөхәммәт кызы федоровкалыларга иң изге, матур теләкләрен җиткерә. “Яңа елда барыбыз да исән-имин булыйк һәм яңадан-яңа уңышларга ирешерлек көчебез булсын. Иң мөһиме, гаиләләрдә татулык, аңлашучанлык, мәхәббәт булсын. Ә инде ялгызлар үз парын тапсын”. Гаилә һәркем өчен әһәмиятле, ныклы терәк булуын, ышаныч өстәвен Йосыповлар үз тәҗрибәсеннән чыгып белә. Алар озак еллар иңгә-иң терәп, тормыш мәшәкатьләрен җиңеп, бер-берсенең уңышларына шатланып яши. Нәсел дәвамчылары – балалары - аларны шатландыручы, көч-куәт биреп торучы тормыш мәгънәсе. Малайлар кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә, бар эштә дә әти-әнисенә ярдәм итәргә тырыша. Өлкән уллары Данир Федоровка 1нче мәктәбенең алтынчы сыйныфында укый, ул спортка да битараф түгел, көрәш белән мавыга. Илдан – беренче сыйныф укучысы, ул җырларга ярата, бию түгәрәгенә йөри. Моңа аптырыйсы түгел, әти-әниләре дә иҗади, талантлы кешеләр. Полиция көне бәйрәмнәре алардан башка үтми. Илнур полиция хезмәтендә водитель, матур бии, хорда җырлый, миграция пункты инспекторы Эльвира моңлы тавышы бенән кешеләрнең күңелен яулый. Әле ул декрет ялында, бер яшьлек уллары Илназны тәрбияли.
Күпбалалы гаиләнең мәшәкатьләре дә җитәрлек, өстәвенә, мал-туар асрыйлар, бакча үстерәләр. Йосыповлар эштән курыкмый, тырышып дөнья көтә “Лаеклы яшәү өчен көч салмый булмый, шуңа күрә нәтиҗәсе дә озак көттерми. Янәшәңдә бер сукмактан, иңгә-иң терәп атлаучы кешең булганда балалар да шат, тау-ташлар актарасы килә”,- ди Илнур белән Эльвира.
Яңа ел Йосыповларга тик уңышлар гына китерүен, аларның гаиләсендә һәрвакыт татулык, бердәмлек булуын телибез.