+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Янәшәдәгеләр турында
29 гыйнвар 2020, 17:51

Дәүләт ташламалары торак мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә

Фёдоровка районы Гончаровка авылында яшәүче Саблиннарның күп балалы гаиләсе күптәнге хыялын тормышка ашыру мөмкинлегенә чиксез шат. Үзенә ошаган проект буенча йорт төзи башларга Андрейга һәм Алсуга дәүләт ярдәм иткән, җир мәйданы биргән.

12 сутый җир участогын Фёдоровкада, Бала Чытырманда яки Гончаровкада алырга мөмкин булган. Саблиннар район үзәген сайлаган. Бүгенге көндә йорт, җәйге кухня һәм гаражга тәгаенләнгән фундамент әзер. Андрей белән Алсу башлаган төзелешне дәвам итәргә ашкынып тора.
“Күп балалы гаиләләргә башка ташламалар арасында җир участогы бирелүе безнең өчен зур куаныч. Үз шәхси йортына ия булырга теләүчеләргә бу бик яхшы ярдәм”, - ди Саблиннар. Кызлары – сигез яшьлек чибәркәй Арина, биш яшьлек принцесса Агния – да Фёдоровкада йорт салуларына куанып бетә алмый. Ә менә тугыз айлык Артём өчен әлегә иң мөһиме – яраткан әнисенең янәшәсендә булуы, аны җылытуы, саклавы һәм яклавы.
Саблиннарга яңа йорт шатлык-куанычлар гына китерсен, аларның гаилә учагы бервакытта да сүнмәсен-сүрелмәсен, дип телим.
Читайте нас: