-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Тәмле итеп әзерләнгән ризыкны укучылар да яратып ашый

Дания Ташбулатова хәзерге эш урынына урау юллар аша килә. Башта ул Мәләвез индустриаль көллиятендә аяк киеме ясау остасына укый. Ләкин язмыш аны башка юлдан алып китә.

Тәмле итеп әзерләнгән ризыкны укучылар да яратып ашый
Тәмле итеп әзерләнгән ризыкны укучылар да яратып ашый

Мәкаләбез героинясы авылдашына кияүгә чыга. Яшь гаилә Юлдашта төпләнә. Монда Дания үзләштергән һөнәргә ихтыяҗ булмый, әлбәттә. Эшсез калмас өчен ул Дедово училищесында аш пешерүчелр курсын тәмамлый, аннары мәктәпкә җыештыручы булып урнаша, вакантлы урын барлыкка килгәч ашханәгә күчә. Һәм менә 24 ел инде балаларны файдалы, тәмле ризыклары белән сөендерә.
- Безнең эштә иң мөһиме-балаларны ярату, пешергән ризыкны ашап бетерсәләр, шатланам, - ди Дания Миңлеәхмәт кызы.
Мәктәп директоры Зәйнәб Морзабаева да пешекчене тырыш, уңган, җаваплы, ди.
- Белгечтән уңдык, эш урынында һәрвакыт пөхтәлек, ул үз эшенең остасы. Ризык сыйфатыннан балалар да, ата-аналар да канәгать- ди Зәйнәб Радик кызы.
Кайчандыр Юлдаш авылы мәгариф учреждениесендә укучылар бихисап була, пешекченең эше көнозынына сузыла иде. Әмма елдан-ел укучылар саны кими бара (бу район үзәгеннән ерак урнашкан авыл биләмәләренең зур проблемаларның берсе), шуңа күрә хәзер Дания Миңлеәхмәт кызы бары тик иртәнге ашны гына әзерли. Эшкә сәгать унга килә, балаларны, укытучыларны ашатып, савыт-сабасын юып, җыештырып, кәгазь эшенә керешә. Кирәкле документацияне тутырып, меню төзеп, азык-төлек хисабы белән шөгыльләнә

Автор фотосы.
Эш урынында күтәренке кәеф белән.

- Һәр хәрәкәттә ниндидер яңалык булырга тиеш. Мин республика Башлыгы буларак эшли башлаган чакта, хәлләр мөшкел иде. Һәм ниндидер мизгелдә без, миңа калса, бердәм туклану стандартына күчеп, системаны азмы- күпме булдырдык. Шул ук вакытта без балаларның туклануын индивидуальләштерәбез. Гомумән, Башкортстанның мәктәптә туклану системасы - Русиядә иң яхшысы.
(Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2024 елның 3 декабрендәге «туры линия» чыгышыннан)

 

БР Башлыгының «туры линиясендә» Радий Хәбиров мәктәптә туклануның милләт сәламәтлегенең төп элементы буларак мөһимлеген билгеләп үтте. Радий Фәрит улы, ашамлыкларның сыйфатын яхшыртуга һәм кайнар ризыклар тәкъдим итүгә карамастан, кыздырылган бәрәңгегә һәм туклануның башка стереотипларына ияләшү сәбәпле, кайвакыт балалар тәкъдим ителгән ризыкларны ашамыйлар, дип ассызыклады. Вәзгыятьне үзгәртү өчен, хәйрия проектларын да исәпкә алып, яңа алымнар кертергә кирәк, шул ук вакытта «Роспотребнадзор» һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы таләпләрен үтәү мөһим. Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, мәктәптә туклану ул очрашкан беренче бурычларның берсе булган һәм азмы-күпме тотрыклы система булдыруга ирешелгән, бу шикаятьләр санын киметкән. Әмма алга таба яхшырту өчен, менюны индивидуальләштереп, яңа идеяләр һәм стандартлар кертү таләп ителә. БР Мәгариф һәм фән министрлыгына җәмәгатьчеләр тәкъдим иткәннәрне исәпкә алып эшләү йөкләнде.



Автор:Татьяна Зайнуллина
Читайте нас: