Кайберләре кире эшләгән урыннарына әйләнеп кайтачак, кайберләренең дөньяга карашы үзгәреп, һәм алар үз тормышларында нәрсәнедер үзгәртергә теләячәк. Моның өчен яңадан укыту буенча дәүләт программалары бар, алар кысаларында яңа белгечлек алырга мөмкин. Шулай ук МХО катнашучылары компетенцияләре дәүләт хезмәтендә, район һәм авыл советлары хакимиятләрендә, депутаталар корпусында һәм “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондында кирәк булырга мөмкин.
Бер ел элек Федоровка авылыннан Дамир Исхаков котракт вакыты тәмаланганнан соң махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Ул Даян Мурзин исемендәге Башкорт батальонында хезмәт итә. Хәзер ул, элеккеге кебек үк, мәктәп автобусы йөртүчесе булып эшли. Балалар изге күңелле, әмма таләпчән водительне яраталар, бар кагыйдәләрне үтиләр. Ул тыныч, сабыр, әдәпле, укучылар белән уртак тел таба белә. Аның әдәплелеге, хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы хезмәттәшләре, мәктәп педагоглары, укучылар һәм авыл халкы арасында тирән ихтирам казана. Агымдагы елның сентябрендә узган тавыш бирү барышында Дамир Әнвәр улы Федоровка районы муниципаль район Советы депутаты итеп сайлана.
- Сайлаучыларыма ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Авылыбыз, муниципалитетыбыз хакына бергәләп эшләячәкбез, - диде депутатат. Форсаттан файдаланып, егетләребезгә - МХО да катнашучыларга ярдәм иткән барлык волонтерларга, битараф булмаган район халкына рәхмәтемне җиткерәсем килә. Нинди ярдәм дә бит кирәкле.
Аның бар юлы, Ватанны саклаудан башлап депутат мандатына кадәр, батырлык һәм тугрылык үрнәгенә әверелә. Ул үз эшен, район файдасына һәр якташларының фикерен һәм теләкләрен исәпкә алып дәвам итәргә ниятли. Гамәлләр таләп иткән вакытта, яхшы якка үзгәрешләр булдырыр өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер.
Винир ХАЛИТОВ, Федоровка районы муниципаль район Советы Секретаре:
- Алтынчы чакырылыш муниципаль район Советы депутаты Дамир Исхаков үзенең 14нче сайлау округында актив эш алып бара. Җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә, хәрби-патриотик чараларда катнаша. Ул сайлаучылар белән очрашулар оештыра, анда актуаль проблемалар турында фикер алышып, аларны хәл итү юлларын билгели, активлыгы урындагы халыкка үрнәк, яшьләрне район тормышында катнашырга дәртләндерә.
Фәнис АКЧУРИН фотосы.