+12 °С
Облачно

Кадер - хөрмәткә төренеп яшә!

Миңлехәят Муса кызы Гаффарова якын көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгели

Кадер - хөрмәткә төренеп яшә!Кадер - хөрмәткә төренеп яшә!
Кадер - хөрмәткә төренеп яшә!

Кадерле, яраткан әниебез, картәниебез Миңлехәят Муса кызы Гаффарова якын көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгели.  Якыныбызны  чын күңелдән шушы олуг бәйрәме белән тәбрик итәбез. Газиз кешебез  1931 елның 1 июлендә хозур табигатьле Өчбүләк авылында  өченче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә сигез бала үсәләр. Бөек Ватан сугышы башланганда  ул 10 яшьлек кыз була. Әниебезне авыр язмыш сынаулары да урап узмый. Авыл эшчәннәре белән бергә иртә таңнан караңгы төнгә кадәр колхозда төрле эшләр башкара, җиңүне якынайту өчен бөтен көчен салып тырышучылар арасында әниебез дә   үз өлешен кертә. Стәрлетамак сода  заводын төзүдә  катнаша.  1953 елда авылдашы Габдулла Гобәй улы Гаффаровка  кияүгә чыга. Әти-әниебез матур итеп тормыш коралар, бер-бер артлы дүрт балага гомер бирәләр.  Тик әтиебезнең гомере бик кыска була,  ул 1960 нчы елда фаҗигале вафат була. Әниебез 30 яшендә    берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала белән тол калуына карамастан, тормыш авырлыкларына бирешми. Иң олы кызы Зиләгә - 6 яшь, Мәрьямгә  - 4, Алсуга – 2 яшь, Әнвәр улына 2 ай гына була ул вакытта. Тормыш  үз көенә бара.  Безне кеше алдында ким-хур булмаслык итеп,   матур тәрбия биреп үстерде, укыту авыр булса да, әниебез түзде,  белгертмәде, бездән яшереп кенә күз яшьләрен сөртә иде.

Авыл, колхоз, ферма эшләрендә тырышып хезмәт салды,  сыерын да сауды,  басуларда чөгендерен дә үстерде, йорт эшләрендә дә өлгер, аш-суга да оста булды. Үзенең тырышлыгын, уңганлыгын, сабыр булуын әле булса искә алып сөйли ул.

 Бик күп медальләр, Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.  Авыл советы депутаты итеп сайланды, авылдашларына  яхшы, ихлас киңәшләрен биреп, озак еллар эшләде.

Гомер еллары аккан су, искән елгыр җилләр кебек үтә дә китә икән. Үзебез дә хәзер олыгаеп әниебез артыннан гомер елларын үтәбез. Балаларыбыз үсеп буй җитте, оныклар туды, туруннарны да күрергә, алар өчен шатланып, бәхетле яшәргә Ходай Тәгалә насыйп итте.

Тик бу тормыш еллары гел шатлык-куанычтан гына тормый шул. Сеңелебез Алсу 59 яшендә вафат булды. Әниебезгә газиз баласын югалту бик авыр булды.

Каһәрле сугыш еллары, әрнү-сагышлар, югалтулар, шатлык-юанычлар – бар  да бер йөрәк аша үтә, күңел яраларының пәрдәләрен сүтә-сүтә тормыш дәвам итә.

Әниебез әле дә  тынгы белми, балаларына, оныкларына  фәһемле киңәшләрен бирә, изге догаларын укый, һәммәсенә исәнлек тели. Имин, тыныч таңнарга, кояшлы көннәргә сокланып гомер йомгагын сүтә. 

Кадерле кешебезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сабыр холыклы, киң күңелле, уңганлыгы белән сокландырган, тормыш авырлыклары алдында сыгылып төшмәгән олы йөрәкле газиз кешебезгә саулыкның иң ныклысын, гомернең иң озынын телибез.

Туар иртәләреңне матур уйлар һәм якты өметләр белән каршыла, гомер юлың тик шатлык-куанычлар белән генә үтсен. Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, һаман да шулай безгә терәк-таяныч  булып, төпле, акыллы киңәшләреңне биреп, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, кадер-хөрмәткә төренеп, имин, мул тормышта яшәргә Ходай Тәгалә насыйп итсен.

 Юбилеең белән  тәбриклибез, әни,

 Сәламәтлек теләп иң элек,

 Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,

 Яшә шатлыкларга төренеп.

 Табигатьтән изге күңел белән

 Тугансың син бары яхшыга.

 Фәрештәләр ике канат җәеп

 Һәрчак торсын синең каршыда.

 Иң изге теләкләр белән кызларың Зилә, Мәрьям, кияүләрең Рәис, Наил,  улың Әнвәр, киленең Фәридә, оныкларың, туруннарың, якын туганнарың. (362)

Автор:Зиля Файзуллина
Читайте нас