+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2022, 09:00

Борай районы "көмеш буын" вәкилләре экскурсиядә булган

Башкортстанда 2021 елның сентябрендә "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында өлкән буынга тәгаенләнгән "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" проекты эшли башлады.

Аның ярдәмендә Борай районы вәкилләре өчен Илеш районына бушлай бер көнлек экскурсия оештырылган.

Туристик сәфәр Уяндык авылында урнашкан "Алая Роза" кунакханә-сәламәтләндерү комплексында барган, анда туристлар тозлы шахтага бушлай кергән, бассейнда йөзгән, Нуга бест массажын ясаткан һәм матур табигать кочагында ял иткән. Турда катнашучылар шулай ук Иске Кыргыз авылының тарихи-туган якны өйрәнү  һәм Югары Яркәй авылындагы Муса Гәрәев музейларында булган.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://buraevo.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: