«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән Стәрлетамак районының Наумовка модельле авыл китапханәсендә саулык мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аларны тормышка яраклаштыру һәм реабилитацияләү максатында җиһазлар урнаштырылган.
Китапханәдә заманча уңайлы функциональ киңлек булдырылган, учреждение хаклы рәвештә чиксез мөмкинлекләр территориясенә әверелгән.
«Китапханәдә аудиокитаплар тыңлау өчен җайланма булуы минем өчен бик мөһим. Бирегә без (өлкән яшьтәге кешеләр) вакыт уздырырырга теләп йөрибез, рәхәтләнеп ял итәбез, аралашабыз, күп кенә яңалыкларны беләбез һәм яхшы кәеф белән өйгә кайтабыз», - дип үз фикере белән уртаклашты хезмәт ветераны Земфира Ислам кызы Теләгисова.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://str-cbs.ru/category/