+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июль 2022, 07:06

Башкортстанда сөт продукциясе җитештерүче җәмгыять «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнаша

Тиешле килешүгә БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – БР икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов кул куелды.

«СН-продукт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Свое-Наше» һәм «По-деревенски» сәүдә маркалы сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Анда 110 хезмәткәр эшли. 2010 елда Благовар районында сөт кабул итү пунктының сепаратор бүлеге нигезендә сөт эшкәртү заводы барлыкка килде. Бүгенге көндә анда 40тан артык әзер продукция җитештерелә, алар арасында сөт, кефир, каймак, эремчек, май, йогуртлар, ряженка, катык һ.б. бар.

Яңалык чыганагы: https://economy.bashkortostan.ru/

Л. КАНТИМЕРОВА фотосы.

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: