-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2022, 06:42

БР Стәрлетамак шәһәрендә юлларны ремонтлыйлар

Стәрлетамакта «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында юл эшләре дәвам итә.

БР Стәрлетамак шәһәрендә юлларны ремонтлыйлар
БР Стәрлетамак шәһәрендә юлларны ремонтлыйлар

Стәрлетамакта «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында юл эшләре дәвам итә.

Подрядчы оешма Вокзал урамындагы 21 һәм 23нче йортлар янындагы юлларны ремонтлый.

Күпчелек участокларда төп ремонт тәмамланган да инде, подрядчы оешмалар юл сызыкларын сызуга тотынган. Эшләрне ай ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

- Гомумдәүләт проектының төп максаты - шәһәр юлларының транспорт-файдалану торышын яхшырту һәм үлем очракларын киметү, - дип ассызыклады төзелеш бүлеге җитәкчесе Марат Кинҗәбаев.

 

Яңалык һәм фото чыганагы: https://sterlitamakadm.ru/

 

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: