+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2022, 09:22

БР Әбҗәлил районында туризм һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектлар каралган

Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков җитәкчелегендәге "Эшкуарлык сәгате" форматында узган утырышлар "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында уздырыла.

Күптән түгел туризм һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2 инвестиция проекты каралган. Шәхси эшкуар Илфат Нәдершин туристик эшчәнлек өлкәсен үстерүне сайлаган, глэмпинг булдырырга планлаштыра.

Андрей Рахаев – фермер, зур булмаган крестьян-фермер хуҗалыгы алып бара. Хуҗалыгын үстерү һәм чәчү мәйданын арттыру өчен, авыл хуҗалыгы культураларын чәчүгә җир участогын арендага алырга тели.

Җаваплы белгечләргә эшкуарлык эшчәнлеген үстерү һәм яңгыраган тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру өчен җир участокларын арендага алу мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә кушылган.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://www.abyalil.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: