+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2022, 09:37

Башкортстанның Чакмагыш авылында “Безнең ишегалды уеннары” программасы үткәрелде

Чакмагыш авылында «Демография» гомумдәүләт проектының «Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» федераль проекты кысаларында Яшьләр үзәге белгечләре «Безнең ишегалды уеннары» программасын үткәрде.

Балалар командаларга бүленде. Иң кыю һәм җитез катнашучылар барлык уен һәм спорт конкурсларында осталык һәм белем күрсәтте. Балалар «Туплы хоккей», «Су китер», «Аркан тарту», «Балык математикасы», «Викторина», «Дуслык», «Аякларны бәйләп йөгерү» һәм башка уеннарда катнашты.

Малайлар һәм кызлар арасында көлке, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде. Балаларның ихлас сөенүен күрү - чараны оештыручылар өчен иң зур бүләк булды.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://chekmagush.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: