+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2022, 09:39

Туймазы шәһәрендә яшәүче хатын кием һәм урын-җир кирәк-яраклары тегү буенча ателье ачкан

- Башта миңа сатып алучыларның заказы буенча жалюзи тегәргә кирәк иде. Иремне тегү машинасы сатып алырга күндердем дә «Прогресс» уку комбинатына укырга кердем, аннары бушлай тегү марафонына язылдым, - ди Аида Шәрәфетдинова.

Ярты ел элек ул дәүләт ярдәменә исәп тота алуы турында белеп калган. Халыкны социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итеп, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында үз эшен үстерүгә социаль контракт төзегән. Бирелгән акчага тегү машинасы, оверлок, пар генераторы, үтүкләү тактасы, өстәлләр, манекеннар һәм стеллажлар сатып алган. Хәзер Аида үзен, балаларын, тормыш иптәшен киендерә, вак-төяк заказлар үти. Үзмәшгуль буларак рәсми теркәлгән.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://tuimazy.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: