+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2022, 06:20

Туймазыда беренче тапкыр бал ярминкәсе узды

Туймазыда «Эшкуарлык» гомумдәүләт проекты кысаларында үткән бал ярминкәсендә дистәләрчә литр бал сатылды.

Туймазыда беренче тапкыр бал ярминкәсе узды
Туймазыда беренче тапкыр бал ярминкәсе узды

Туймазыда «Эшкуарлык» гомумдәүләт проекты кысаларында үткән бал ярминкәсендә дистәләрчә литр бал сатылды.

Туймазы умартачылары белән беррәттән, ярминкәгә үз продукциясен республиканың күрше районнары умартачылары да китерде.

Мәсәлән, Ишембай районында яшәүче Илгиз Ибраһимов өч литры 2500 сум торган юкә балы сатты.

Михаил Стерехов үз продукциясен Архангел районыннан алып килде. Чәчкә һәм карабодай балыннан тыш, ул сатып алучыларга кыргый бал да тәкъдим итте.

 

Яңалык һәм фото чыганагы: https://tuimazy.bashkortostan.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: