+2 °С
Кар
Башкортстанда «Полимак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектына кушылды. Тиешле килешүгә республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов кул куйды.
«Полимак» җәмгыяте – 13 еллык эш тәҗрибәле геосинтетик материаллар җитештерү заводы. Компания геомембрана, георәшәткәләр, дренаж композиты, геотекстиль, юл челтәре эшләү белән шөгыльләнә.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://economy.bashkortostan.ru/