+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2022, 08:53

Октябрьскийда «Диңгез уеннары» үтте

Октябрьский шәһәрендә «Демография» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә «Гаилә хәрәкәте» проекты чикләрендә Ыккүл буенда «Диңгез уеннары» күңелле стартлары үтте.

Чарага шәһәрнең күпбалалы гаиләләре чакырылды. Кызлар һәм малайлар, коткаручылардан файдалы мәгълүмат алганнан соң, түземсезләнеп уйнарга кереште.

«Су күчерү», «Коткару бөяте», «Боҗра ыргыту», «Диңгез еланы», «Кайнар бәрәңге» - хәтта эстафета һәм бирем исемнәре дә балаларны куандырды. «Диңгез уеннары» катнашучылар һәм тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Яңалык чыганагы: http://www.oktadm.ru/

Фото чыганагы: https://contenta.info/press_releases/303024

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: