

Безнең Фёдоровка районда туып - үскән яшьләр арасында үзләре өчен менә дигән эш табучылар бар. Аларның берсе Батыр авылыннан Илсур Хәмитов, ул - Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы студенты. 2025 елда каникул вакытында егет җиләк үстерергә карар кыла, һәм инде бүген аның зур булмаган хуҗалыгы тәүге уңышы белән сөендерә.
Илсурга мондый искиткеч идея очраклы гына килми. Ул икътисадый белем ала, әмма күңеле белән һәрвакыт туган җирендә эшләргә тели. Бу омтылышны егет үзенең хезмәт сөючән әти-әнисеннән мирас итеп алган. Аның сүзләренчә, нәкъ менә эре җиләк үстерү теләге бакча җиләгенә ихтыяҗ булганга барлыкка килгән, ә читтән китерелгәннең тәме бөтенләй юк дияргә мөмкин. Менә шулай итеп студент җиләк түтәлләрен булдыра.
Егет кече бизнесын сортларны өйрәнүдән һәм җиләк утырту өчен зур булмаган участок әзерләүдән башлый. Укуны яраткан эше белән бергә алып бара алуын аңлагач, аның мавыгуы перспективалы гаилә проектына әверелә. Хәзер аның түтәлләрендә биш элиталы «Альба», «Азия», «Джоли», «Сальса» һәм «Кабрилло» сортлары үсә. Алар барысы да җәй башыннан алып көзгә кадәр мул уңышы белән сөендерәчәк. Дөрес, моның өчен шактый тырышырга туры килә. Ярдәмчеләрең бармы соң, дигән соравыма Илсур аның төп таянычы һәм ярдәмчеләре - әти-әнисе, апалары һәм җизнәсе, дип җавап бирде.
- Әни белән әти су сибүдә һәм сатуда булышалар. Мондый гаилә ярдәме миңа сессия вакытында да авырлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә, чөнки уку күп вакытны ала, - дип өстәде әңгәмәдәшем. Ул шулай ук ирешелгән нәтиҗәләрдә генә тукталып калырга җыенмавын әйтте. Планда - мәйданнарны киңәйтү, яңа сортларны үзләштерү һәм вакыт узу белән мавыгуны фермер хуҗалыгына әверелдерү. «Җиләк — җимеш кенә түгел, бу минем булачак һөнәрем”, - диде Илсур ышаныч белән.
Татьяна ИВАНОВА.
Фото тәкъдим ителде.