

Өчбүләк авылының Илдус Насыйров фермер хуҗалыгында урак эшенә әзерлек инде күптән бара. Монда елның - елында бодай, солы, карабодай, көнбагыш үстерәләр. Тырышлык һәм эшсөярлек аркасында менә дигән уңыш җыялар.
-Урып-җыю чоры ышанычлы узсын өчен бар техниканы карап, хәстәрләп куйдык, - ди Илдус Муса улы. Хәзер фермер игенне саклау өчен бинаны әзерли. Узган елда ул бер складның кыегын алмаштыра. Ә агымдагы елда тагын бер мөһим мәсьәләне - складка асфальт түшәүне хәл итә. Монда аңа Федоровка юл участогы бригадасы ярдәмгә килә.
-Барысы да сыйфатлы эшләнде, рәхмәт егетләргә. Хәзер монда көнбагышны курыкмыйча салырга мөмкин,- ди Илдус Муса улы елмаеп.
Хуҗалык тормышында зур роль уйнаучы, җәмәгатенең ышанычлы тылы - Фәридә Насыйрова. КФХ барлыкка килгәннән бирле ул - бухгалтер да, оештыру мәсьәләләрен хәл итүче дә, хуҗалык коллективы өчен тәмле ашлар пешерүче дә. Үзе машина йөрткәнлектән, механизаторларга төшке ашны басуга ук илтә. Хуҗалык коллективы өчен һәрчак итле аш һәм камыр ризыклары әзерли. Хуҗабикәнең өйдә дә мәшәкате җитәрлек, җәен шәһәрдән оныклары кайта.
Фермер хуҗалыгында авыр хезмәт белән алынган мул уңышның кадерен беләләр. Илдус Муса улының бары да алдан уйланылган: техника әзер, складлар җыештырылган, коллектив тырышып эшли.
Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.
Фәнис АКЧУРИН фотосы.