+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
24 июнь 2022, 09:03

БР Чакмагыш авылында балалар өчен кызыклы чара үткәрелгән

«Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында, Башкортстанның Чакмагыш авылы Гаилә белән ял итү паркында, балалар модель китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен «Китап! Спорт! Уен! Ура!» дип исемләнгән «Күңелле уйлар аланы» узгарылган.

БР Чакмагыш авылында балалар өчен кызыклы чара үткәрелгән
БР Чакмагыш авылында балалар өчен кызыклы чара үткәрелгән

«Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында, Башкортстанның Чакмагыш авылы Гаилә белән ял итү паркында балалар модель китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен «Китап! Спорт! Уен! Ура!» дип исемләнгән «Күңелле уйлар аланы» узгарылган.

 «Чара ачык һавада Җәйге уку залы оештыру кысаларында үткәрелде. Китапханә Чакмагыш авылы белем бирү учреждениеләре белән актив хезмәттәшлек итә. Җәйге уку балаларда китапка карата кызыксыну уята, уку мәдәниятенә җәлеп итә, балаларның фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерә, каникуллар вакытында балаларның һәм яшүсмерләрнең мәшгульлеге проблемаларын хәл итә. Программа кызыклы һәм мавыктыргыч булды», - ди баш китапханәче Илмира Шәфыйкова.

Яңалык һәм фото чыганагы: https://chekmagush.bashkortostan.ru/

 

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: