+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 июль 2022, 09:22

БР Тәтешле районында суүткәргеч челтәрләрен алыштыру буенча эшләр алып барыла

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Торак» проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында иске суүткәргеч челтәрләрен алыштыру эшләре бара.

БР Тәтешле районында суүткәргеч челтәрләрен алыштыру буенча эшләр алып барыла
БР Тәтешле районында суүткәргеч челтәрләрен алыштыру буенча эшләр алып барыла

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Торак» проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында иске суүткәргеч челтәрләрен алыштыру эшләре бара. Аларның озынлыгы 83 км тәшкил итә.

Корыч торбаларның тузганлыгы күп очракта су сыйфатына, суүткәргеч челтәрләрнең авария хәлендә булуына да йогынты ясаган булган.

Агымдагы елда, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, «Башнефть» компаниясе ярдәмендә су челтәрләрен алыштыру буенча зур эш башкарыла.

Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары мәгълүматлары буенча, 2022 елның 31 маенда Югары Тәтешле авылының Көньяк-Көнбатыш микрорайонын су белән тәэмин итү объектларын төзү проектын тормышка ашыру максатында 250 млн сумнан артык суммага займ бирү турында гариза юлланган.

 

 

Яңалык һәм фото чыганагы: https://tatyshlinski.bashkortostan.ru/

БР Тәтешле районында суүткәргеч челтәрләрен алыштыру буенча эшләр алып барыла
БР Тәтешле районында суүткәргеч челтәрләрен алыштыру буенча эшләр алып барыла
Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: